|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2023 Җәмгыять
Радий Хәбиров граната шартлату белән янаган хәрби янына барып үзе сөйләшкән
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән сөйләшүдән соң, Уфада шосседа граната шартлату белән янаган хәрби хезмәткәр хокук саклау органнарына бирелде, дип хәбәр итә РИА Новости. Агентлык мәгълүматлары буенча, шартлаткыч Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырылган.
Элегрәк «Татар-информ» 39 яшьлек ир-атка карата ул хезмәт иткән частьне калдырган өчен җинаять эше кузгатылганлыгын хәбәр иткән иде. Ир-ат гранаталар алып, аларны шартлату белән яный башлаган.
Хокук саклау органнары аның белән сөйләшүләр алып барырга тырышкан, ләкин ир-ат Радий Хәбировның үзе килүен таләп итә. Нәтиҗәдә, Башкортстан Башлыгы аның янына килгән.
--- |
Иң күп укылган
|