|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2023 Хәвеф-хәтәр
Әлмәт балалар сырхауханәсендә ир-ат табибка һөҗүм иткән вакытта төшерелгән ВИДЕО чыктыСоциаль челтәрләрдә Әлмәт шәһәр балалар сырхауханәсендә ир-атның табибка һөҗүм итүе турында видео урнаштырдылар. Кадрларда күренгәнчә, ярсыган ир-ат табибның кабинетыннан чыга, ул чыкмасын дип ишекне тотып тора, шуннан соң кабат кабинетка кире кереп, талаша башлый. «Татар-информ» моңа кадәр хәбәр иткәнчә, перинаталь үзәге булган Әлмәт шәһәр балалар сырхауханәсе поликлиникасында, алдан язылудан башка баласын кабул итүдән баш тарткан өчен, ир-ат табибка суккан. Агентлык Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән язды.
Әтисе бала белән поликлиникага килгән һәм, кабул итүгә алдан язылмыйча, отоларингологка кермәкче булган. Табиб аңа тар белгечләрнең бары тик алдан язылу аша гына кабул итүләрен аңлаткан. Нәтиҗәдә, ир-ат амбулатор картаны алып, табибның башына суккан.
Поликлиника хезмәткәрләре полициягә шалтыраткан, табиб гариза язган. Якын арада зыян күргән табиб, белгечләр сәламәтлеккә китерелгән зыянны бәяләсен өчен, суд-медицина экспертизасы бюросына мөрәҗәгать итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|