|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2023 Яңа китаплар
Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы басылып чыкты (ВИДЕО)Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романында сугыш – тынычлык, явызлык – яхшылык кебек гомумкешелек проблемалары күтәрелгән. Шулай ук сугыш шартларында егет белән кыз арасында туган мәхәббәтнең гомер буе сүрелмәве, ике йөрәк арасында еллар да, чакрымнар да җиңә алмаслык бөек хиснең саклануы якты һәм җылы итеп бирелгән. Әсәр 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (хәзер Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе) тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Роман» номинациясендә 1 нче урынны алды.
--- |
Иң күп укылган
|