|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2023 Мәдәният
«Шәрык клубы» балалар өчен театраль мастер-класслар оештыра2023 елның 7-18 август көннәрендә «Шәрык клубы»нда 9-13 яшьлек балалар өчен театраль мастер-класслар оештырылачак. Алар 10 көн дәвам итәчәк. Һәр көн аерым темага багышланачак: актерлык осталыгы, сценография, грим, драматургия, бию, пластика һәм башка юнәлешләр. Шулай ук, бу көннәрдә сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, макет ясау буенча мастер-класслар һәм спектакль чыгаруда зур өлеш кертүче шәхесләр белән очрашулар оештырылачак. Уен формасында кызыклы тарихлар сөйләргә өйрәтәчәкләр. Дикция һәм артикуляция буенча да тренинглар узачак. Татар халкының милли традицияләре һәм йолалары да игьтибарсыз калмаячак. Барлык чаралар да татар телендә узачак.
--- |
Иң күп укылган
|