|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2023 Дин
Алмаз хәзрәт Галимҗанов: Шушы тән белән мунчага керә икән, бу гөнаһ булып язылаКайчагында көндәлектәге мәсьәләләргә дә дин күзлегеннән карау зыян итмәс. Сәхифәбезне бу юлы укучыларыбызны борчыган сорауларга җавап эзләүгә багышладык. Сорауларга Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирде. – Тәнгә дини сүзле татуировка ясатырга телим. Бу гөнаһ саналамы?
Равил Сафин
– Аллаһы Тәгалә тәнебезне камил кылды. Без исә аңа рәсемнәр төшереп, үзгәрешләр кертергә тиеш түгел. Бу дин буенча тыелган. Әгәр дә кеше Аллаһ, Коръән яисә Пәйгамбәребез (с.г.в) сүзен тәненә төшертеп, шушы тән белән мунчага, бәдрәф ише җирләргә керә икән, бу өстәмә гөнаһ булып та языла әле. Дини генә түгел, башка төр татуировка да ясалмаска тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|