|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2023 Милләт
«ТНВ» каналы яңа сериал төшерә«ТНВ» каналы һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе үзенең тамашачылары өчен өр-яңа «Юллар чатында» дип исемләнгән сериал төшерә башлады. Бүген төшерү процессында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов булды. Шулай ук хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев та бар иде. Алар актерлар составы белән очраштылар, төшерү үзенчәлекләре белән таныштылар һәм фильм турында 2 минутлык тизер карадылар. Сериалның концепциясе «Татнефть» ягулык салу станциясен күптөрле язмышларның, кызыклы шәхесләрнең очрашу урынына, гел каядыр ашыгучы юлчыларның бераз тукталып фикер туплый торган тынычлык утравына әверелдерә. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга үзенең карашы һәм үз макстаы белән килә. Очраклы кешеләрнең бер ноктада кисешүе шунысы белән кызыклы да инде. Кыска гына вакыт эчендә АЗСта тулы бер гомер үтә: кешеләр кавышалар да, аерылышалар да, табышалар да, югалалар да. Бу вакыйгалар әлбәттә АЗС хезмәктәрләре каршында барган сәхнә кебек. Алар да үзләреннән ниндидер өлеш кертергә, бер дә таныш булмаган кешеләргә дә ярдәм итәргә торалар. Чөнки үзләренең дә гаиләләре бар һәм алар да шундый ук хисләргә бирелүчән гади адәм балалары. 20 серияле иҗат җимеше Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Сериалның премьерасын тамашачылар «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында көзен карый алачак.
--- |
Иң күп укылган
|