|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2023 Фаҗига
Әбисенә кунакка кайткан 7 яшьлек баланы поезд бәрдереп үтергәнКичә Башкортстанның Чишмә районында кечкенә баланы поезд бәргән. Беренчел мәгълүматлар буенча, Шиңгәккүл станциясендә йөк поезды 2015 елда туган баланы бәрдергән. Һәлакәт урынына табиблар килгән, ләкин аларга малайның үлемен расларга гына калган. 7 яшьлек малай Уфада яшәгән. Ул әбисендә кунакта булган. Кич белән дуслары белән йөрергә чыккан. Кайбер мәгълүматлар буенча, балалар тимер юл аша йөгергән, ә кечкенә уфалы, имеш, югалып калган һәм юлга баскан. Поезд машинисты гудок биргән, әмма инциденттан кача алмаган: баланы локомотивның алгы өлеше алып ыргыткан.
Хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә.
Фото: пиксабай
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|