|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2023 Җәмгыять
48 яшендә танылган актёр Хәким Мортазин вафат булганУфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актёры Хәким Мортазин 48 яшендә вафат булган. «Башинформ» шул турыда хәбәр итте, дип яза Татар-информ. Хәким Фәрит улы Мортазин 1975 елның 14 мартында Зианчур районының Яңабай авылында туган. 1996 елда З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. 1997 елда М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры труппасына кабул ителә. Соңгы елларда Хәким Фәрит улы төрле спектакльләрдә күп рольләр уйный, БСТ һәм «Тамыр» телеканалының телевизион фильмнарында төшкән.
2010 елда Хәким Мортазинга Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелгән.
Артист белән хушлашу вакыты турында мәгълүмат өстәмә рәвештә игълан ителәчәк, диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|