поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.04.2011 Дин

Балык, наданлык һәм ваһһабчылык

Ун елдан артык бер балык башын чәйнәсәк тә, кем соң ул ваһһабчылар дигән сорау әле дә бетми. Дини вәзгыятьне халыкка аңлатырга тиешле имамнарыбызның да кайберләре: "Кемнең сакалы озын - шул ваһһабчы", - диюдән ары уза алмый. Димәк, кәҗә дә ваһһабчы булып чыга инде. Шуңа күрә, сүземне балыктан башларга булдым.

Күпләр әле хәтерлидер, совет общепитында балык көннәре бар иде. Бу итне экономияләү өчен эшләнелә дип кабул ителсә дә, дөреслектә әлеге чара совет халкының интеллектуаль потенциалын күтәрү максатында башкарыла иде. Чөнки балык витаминнарга, микроэлементларга бик бай, йөрәккә, баш мие эшчәнлегенә файдалы булган йод, фосфор, цинк, бакыр, тимер, фтор, бром, калий, магний, марганецка диңгез балыгы аеруча бай. Моның дөреслеген без ел буе диңгез балыгы ашаучы япон халкының электроника һәм машина төзүдә ирешкән уңышларыннан карап күрә алабыз. Яһүдиләрнең дә яраткан ризыклары юкка гына балык түгелдер. Ә менә гарәп илләрендә иң күп кулланылган ризык - тавык. Шуралар берлеге хакимияте безнең халык иң күп укучы дип горурлана иде. Балык көннәре бетү белән массакүләм уку да бетте. Дистәләгән, йөзләгән мең тиражлы газета-журналларның тиражлары уртача ун тапкыр кимеде.

 

Укуга һәвәслек белән бергә, әлбәттә, гыйлем дәрәҗәсе дә пропорциональ кими. Исламда исә, галим булу, гыйлем алу мактаулы сыйфат. Хәдис шәрифләрдә әйтелә: "Я галим бул, я гыйлем алучы бул. Өченчесе булсаң һәлак булырсың". "Бер сәгать гыйлем алу надан килеш төн буе намаз укудан хәерлерәк". Димәк, Исламда гыйлем алу гыйбадәт кылуга караганда 10 тапкыр саваплырак, югары дәрәҗәлерәк. Биредә ни өчен дигән сорау тууы табигый. Гыйлем сүзе Корьәндә 782 тапкыр, белем сүзе 29 тапкыр кабатлана, икесе бергә 811 тапкыр. Иман сүзе дә шулай ук, 811 тапкыр кабатлана. Гыйлем белән иман сүзләре Коръәндә юкка гына бертигез кабатланмый. Гыйлем иманның сакчысы, калканы. Ул иманны адашуга, заләләткә чакыручы шайтан коткысыннан һәм томаналыкка илтүче нәфес бозыклыгыннан саклый. Шайтан үзенә иптәшләр җыю белән мәшгуль һәм аның тормышының, яшәвенең мәгънәсе кешеләрне имансыз итү. Бу юлда эшчәнлеген ул өч юнәлештә алып бара: бөтенләй хайвани нәфесләренә бирелгән кешеләрне атеист итә, бөтенләй бирелмәгәннәрен ялган динле итә, ә надан мөселманнарны исә сектант итә. Сектант мөселманнар Аллаһы тәгаләгә ышана, Мөхәммәд галәйһис-сәламне Пәйгамбәр дип таный, ләкин игътикадларының башка өлкәләре шайтан һәм нәфесләре кулында.

 

Бүген мөселманнарны үзара ызгыштыру өчен мөселман секталарын, аеруча ваһһабчылыкны ХХ гасырда гына уйлап чыгардылар дигән фикер таралган, әмма бу ялгыш фикер. Мөселман секталары 1400 ел элек барлыкка килә башлады. Гали хәлифә вакытында, мәсәлән, хариҗилар, ягъни исламнан чыгучылар сектасы барлыкка килде. Пәйгамбәребез г-м әйтеп калдырган: "Мөселманнар 73 сектага бүленер, шуларның берсе генә котылыр", - дип. Үзләренең сектант булуларын яшерергә тырышкан сектантлар, әлбәттә, бу хәдисне инкарь итә. ХХ гасырда империалистик көчләр мөселман секталарын үз сәяси максатларында бик актив куллана башладылар. Хариҗиларның рухи дәвамчылары булган ваһһабчылар сектасы сәясәттә бүген коточкыч рәвештә кулланыла. 10 ел элек һәрбер шартлату зур тетрәү булса, бүген кавказ республикаларында көн саен диярлек булып торган терактларга игътибар да ителми. Статистика буенча дөнья күләмендә, мәсәлән, Әфганстанда, Гыйракта һ.б. башкарылган бу терактларның корбаннарының 88 проценты мөселманнар. Кавказ республикаларында бу сан 99%ка җитә. Нәтиҗә ясап карыйк, ваһһабчылар "җиһад"ларын кемгә каршы алып бара була соң? Алар "җиһад"ларының беренчел объектлары - "бидгатькә, хорафатка чумган" әһле мәзһәб, әһле мәшраб мөселманнары булып чыга. "Саф ислам"ны традицион мәзһәбләрдән пакьлаучы санитар бүреләренең аяклары кайдан үсә соң?

 

"Ваһһабчы" "саф исламчы"ларга тагылган ярлык кынамы, әллә бу реаль адашкан сектамы? Бу сорауга җавап табу өчен тарихка мөрәҗәгать итү лязем. Бу буш ярлык кына түгел, әлеге экстремистик сектага нигез салучы Ибн Габделваһһаб реаль кеше. Ул ХVIII гасырда яшәгән. Аның реальлеген ваһһабчылар да, традицион мөселманнар да инкарь итми. Ваһһабчылар аны бөек галим, олуг шәех дип күккә чөеп мактый, әмма ни өчендер үзләрен "Ибн Габделваһһаб иярченнәре" ягъни "ваһһабчы" дип атаудан читенсенәләр, хәтта, хурланалар. Бу, әлбәттә, юкка гына түгел, димәк, хурланырлык сәбәпләре бар. Мәсәлән, без, традицион ислам вәкилләре - хәнәфичеләр - имам Әбү Хәнифәгә иярүчеләр дип горурланабыз. Чөнки беләбез хәнәфи мәзһәбенең Аллаһы тәгалә каршында да, җәмгыять каршында да оялырлык, хурланырлык гамәлләре юк, без бит меңләгән гаепсез кешене шартлатмадык. Башка мәзһәб әһелләре дә - без шәфигыйләр, без мәликиләр, без хәнбәлиләр, дип горурланалар. Хәтта, традицион булмаган шигыйлар да, әһле шига булуларыннан читенсенми. Ваһһабчылар бу хурлануларына төрле акланулар таба, янәсе аларны ваһһабчы дип атаганда шәехләренең "Ибн Габдел-" дигән сүзләре төшеп кала. Әхмәд ибн Хәнбәл мәзһәбе әһелләре үзләрен хәнбәлиләр дип атауда бернинди хурлык сизми һәм Имам Габделкадир Җәйләни мәшрабы әһелләре дә үзләрен кадиричеләр дип атаудан оялмый. Бу оялчанлыкның сәбәбе, әлбәттә, башка. Ваһһабчылыкның тарихын кыскача гына искә төшереп үтик.

 

Ибн Габделваһһаб идеологиясенең традицион дүрт мәзһәб гакыйдәсеннән төп аермасы нәрсәдә соң? Ул яшәгәндә Хиҗаз гарәпләре һ.б. гарәпләр дә төрекләрнең Госманлы хәлифәт-солтанлыгына буйсынган иде. Ибн Габделваһһаб сәгудлар ыруы белән Хиҗаз җирләрендә үз хакимиятләрен урнаштырырга җыенгач бер проблемага килеп төртеләләр. Аларга мөселман солтанына - хәлифәгә каршы фетнә чыгарып мөселман гаскәрләренә каршы сугыш башлауны акларга туры килә. Бу исә дүрт мәзһәбнең гакыйдәсендә дә олуг гөнаһ булып санала. Менә шунда Ибн Габделваһһабның башына фикер килә: дүрт мәзһәбтән аермалы буларак мөселманнарга каршы сугыш ачуны рөхсәт иткән яңа идеология уйлап чыгару. Бу идеологиянең традицион Исламнан асыл аермасы - мәзһәбләрне "саф Ислам"га кертелгән кичерелмәслек бидгать-хорафат дип игълан итү, төрекләрне дингә иң зур зыян салучы бозыклыклар кертүче дип игълан итеп, гарәп халкын аларга каршы сугышуга котырту. Төрекләр хәнәфи мәзһәбендә булу сәбәпле ваһһабчылар хәнәфи мәзһәбен аеруча өнәми, бу бүген дә сизелеп тора. Моңа "дәлил" дә табыла: хәнәфи мәзһәбе мәрхүмнәрне искә алуны, каберләрне зиярат кылуны тыймый. Ибн Габделваһһаб моны сөякләргә, үләксәләргә табыну ди һәм төрекләргә каршы сугышу хәләл дип фәтва чыгара. Гәрчә Пәйгамбәребез с.: "Мин элек каберләргә баруны тыйсам да, хәзер мәрхүмнәрегезне зиярат итегез", - дип, каберстанга барып сәлам бирү догаларын өйрәтеп калдырса да, ваһһабчылар бүген дә, традицион ислам тарафдарлары, ягъни хәнәфиләр һ.б. мәзһәб әһелләре "сөякләргә, үләксәләргә барып табыналар" дип, мөселманнарны да, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен дә мыскыллыйлар. Тарихыбызны онытмау, истә тоту, иманлы бабаларыбызны хөрмәт итү, аларга рәхмәтебезне белдерү ниятеннән Изге Болгарга баруыбызны, каберстаннарда яткан дин остазларыбызны зиярат итүне моңа дәлил итеп китерәләр. Гакыйдәләренең калган бозыклары да мөселманнарны үтерүгә сылтау булсын өчен уйлап чыгарылган. Мәсәлән, мәчетләрдә таратылган ваһһабчыл газетадан цитата: «Кем Аллаһ күктә дип инанмый - шул кяфер». Ә сөнниләр: «Аллаһ урынга, юнәлешкә һәм башка һичнәрсәгә дә мохтаҗ түгел», - диләр. Ваһһабчыларның гамәлләре мөселманнарга каршы мондый боһтаннар, яла ягу, бәхәсләшү белән генә чикләнми. Шул уйдырма игътикадларын дәлил итеп «җиһад»ка күчәләр. Алда әйтеп үткәнемчә, Дагыстанда, Ингушетиядә, Кабарда-Балкариядә көн саен диярлек терактлар оештырылып тора. Мәсәлән, ваһһабчыларның Сәид Бурятский дигән мәшһүр пропагандисты теория белән генә чикләнмичә практик «җиһад»ка күчеп «шәһит»ләргә кушылды. Бу "җиһад" беренче чиратта традицион мөселманнарга һәм дин остазаларыбызга каршы алып барыла. Әле күптән түгел генә Кабарда-Балкария мөфтие үтерелде, элегрәк Дагыстан мөфтие үтерелгән иде. Аллаһ тәгаләгә шөкер, Ул Татарстанны мондый кан коюдан саклады. Ләкин онытмыйк, трубопроводларга, электрүткәргечләренә каршы терактлар бездә дә булды. Бу эшләрне башкарган егетләр гарәп илләреннән укып кайтмаган бит, урмандагы землянкаларга барып ваһһабчылык та эзләп йөрмәгәннәр. Алар татар халкы салган мәчетләргә намаз укырга, вәгазь тыңларга килгән, әмма ваһһабчылык тозагына эләккән. ТҖМДН уставында Татарстан мәчет-мәдрәсәләрендә вәгазьләү, укыту, гыйбадәт кылу хәнәфи мәзһәбенә тәгълимәте белән алып барыла диелгән, әмма ни өчендер дини белем алырга дип мәчеткә килгән егетләр ваһһабчы лекторларга, вәгазьче затларга юлыга. Әлеге лекторларның вәгазьләреннән тыш неофитларны ошбу җәмәгатьтәге романтик брадәрлек рухы да җәлеп итә. Әмма бу романтик хисләр озакка сузылмаячак. Тәүбә иткән "вовчик" таҗик хәтирәләреннән: "1991 ел. Бер авылга кергәч, "Жигули" күрдек, ике "вовчик" хәрби табыш бүлешергә йөгерде. Арттарак калганы табыш кулыннан ычкынуын аңлагач, үзен узган брадәрен атып үтерде..." Озын сүзнең кыскасы, ваһһабчылыкның соңгы тукталышы: фетнә. Бу секта шуның өчен булдырылган һәм бүген дә шул эшен дәвам итә.

 

Соңгы тукталышка җиткәнне көтеп утырмыйча, маршрутны үзгәртергә вакыт җитте. Һәр ситуациядән чыгу юлы бар. Аллаһ тәгалә авыруларны да биргән, һәрбер авыруның дәвасын да биргән. Балык башыннан бозыла, дип юкка гына әйтмиләр. Кичекмәстән югары белемле, наданлык томаналыгына гыйлем нуры сибәрлек, дини бәхәсләрдә ваһһабчы дәгъватчыларга каршы тора алырлык, хәнәфи мәзһәбенең рухиятен-мәгърифәтен күрсәтерлек имамнар, вәгазьчеләр, традиционалист галимнәр әзерләү кирәк. Яңа мөфтиебез дә бер интервьюсында дини яңарышыбыздагы мәчет биналары төзү этабы бетте, рухият-мәгъфирәт үстерү этабына күчәбез дигән иде. Сектантларның бидгать-хорафатлары бетерү эшендә Раббыбыз ярдәмен биреп, милләтебезгә сөннәт бәрәкәтен иңдерсә иде.


Хәбибрахман КАЗАНИ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»