поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.06.2023 Шоу-бизнес

Сабан туе-2023: кайсы артист кайда җырлаячак?

Хәзерге Сабан туйларын татар эстрадасы артистларыннан башка күз алдына китерү кыен. Районнар һәм авыллар бер-берсен уздырып, текә җырчыларны чакыра. Дөресен генә әйткәндә, кайберәүләр Сабан туена бәйрәм карарга яки авылдашлар белән күрешергә түгел, ә әнә шул йолдызларны күрергә бара.

Шәхсән безнең авыл (Мамадыш районы, Югары Кыерлы авылы-авт.) Сабан туена ел да иң популяр, танылган артистлар килә. Аларны күрү өчен авылыбызга әллә кайсы шәһәр-районнардан килеп төшәләр. Быел да менә Илсөя Бәдретдинова киләчәк, ди... 
 
Артистлар Сабан туе графикларын интернетка куя башлады инде. Гүзәл Уразова 10 июньдә - иртән Буа районы Яңа Тинчәле авылында, көндез Теләче районында, 11 июньдә – Тукай районы Кызыл Байрак авылында, 12 июньдә – Актаныш районы Яңа Әлем районында чыгыш ясарга җыена. Илсөя Бәдретдинова 9 июньдә – Балтач районында, 10 июньдә – Биектауда, 11 июньдә – Яшел Үзәндә, 17 июньдә – Чаллыда, 18 июньдә – Барда районында, 8 июльдә – Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында узачак Сабан туенда җырлаячак. Зәйнәб Фәрхетдинова 10 июньдә – Минзәләдә, Әгерҗе районы Кырынды авылында, 11 июньдә – Саба районы Явлаштау авылында булыр дип көтелә.
 
Филүс Каһиров 9 июньдә – Актаныш районы Меңнәр авылы, 10 июньдә – Мөслим районы Елгабаш авылы, кичен Зәй районы Р.Ш.Фәрдиев паркы, 11 июньдә – Алабуга ипподромы, кич белән Менделеевскида, 18 июньдә – Түбән Камада булачак. Зинира һәм Ризат Рамазановлар 10 июньдә – Актаныш районы Чөгәнә авылы, 11 июньдә – Нурлат районы, 12 июньдә – Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылы, 18 июньдә – Түбән Кама халкы өчен чыгыш ясаячак. Ришат Төхвәтуллин 10 июньдә Бөгелмә һәм Чистай, 11 июньдә Апас халкын моңлы тавышы, матур җырлары белән сөендерәчәк. Ришатны 24 июньдә Казан Сабан туенда да (Аккош күлендә) күреп булачак. Рифат Зарипов 10 июньдә – Питрәч районында, кичен Биектауда, 11 июньдә – Балтач районы Алан авылында узачак Сабан туенда җырлар дип көтелә.
 
Алинә Сафиуллина 10 июньдә – Саба районы, Ядегәр авылы, кич белән Куян авылы, 11 июньдә – Саба районы Иске Мичән һәм Тимершык авыллары Сабан туенда катнаша. Айгөл Бариеваны 10 июньдә – Тукай районы Иштирәк авылы, 11 июньдә – Саба районы Иләбәр авылында гөрләячәк Сабан туйларында күреп булачак. Гүзәл һәм Илназ Баһлар 10 июньдә – Арча районы Шушмабаш авылы, 11 июньдә - Саба районы Сатыш авылы Сабан туенда җырлаячак. Лилия Муллагалиева 10 июньдә – Яшел Үзән районы Күгеш авылы, 11 июньдә – Сарман районы Кәүҗияк авылы, Тукай районы Кызыл Байрак авылында чыгыш ясый. Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов 10 июньдә – Мамадыш һәм Балтачта, 11 июньдә – Теләче районы Иске Җөри авылында, 17 июньдә – Биектау районы Дөбъяз авылында һәм Чаллыда, 24 июньдә – Яшел Үзән районы Бәчек авылында, Биектау районы Олы Солабаш авылында җырлаячак. 
 Фото: Татар-информ

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»