поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.06.2023 Шоу-бизнес

Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..."

Автор-башкаручы Фирүзәнең әтисе вафатына бер ел булган. Туган авылында әтисе рухына Коръән ашы укытканнар. Фирүзә әтисен бик сагынуы, әле яңа гына елмаерга өйрәнүе турында язган.

"Әтинең елын үткәреп килдек. Укыган Корьән ашларыбызны кабуллардан кылып, әтиемнең изге рухларына ирештереп, җәннәтләреңне насыйп итсәң иде, Раббым... Менә син киткәнгә бер ел үтеп китте. Синсез бер ел... Син безгә бик җитмисең, әти. Әнә, син яраткан бакчаң да синсез ятим, алмагачларың да синсез генә чәчәк атты быел; син ясаган сыерчык оясына ел да килә торган сыерчыгың сине сагынып, өзелеп-өзелеп сайрый. Ә без әни белән бакчаңны синең төсең итеп, гөл итеп кенә тотарга тырышабыз. Бу юлы да матурдан-матур чәчәкләр алып кайтып утырттым мин анда. Син бит бик сөенер идең?!
 
Әниең нихәл дисеңме? ....биреште быел... Йорт, хуҗалык, маллар, кош-кортлар, эш - берүзенә бит! Шуңа да карамастан, ачы сагыштан качыпмы, ул һаман тырыша, онытылырга теләпме - ул һәрвакыт эштә. Апаем? Ул һәрвакыттагыча үз дөньясында яши бирә...
 
Үземме? Әй, әти, нык сагынам сине. Мин әле бер ел син мине авылда көткән кебек, томан эчендә яшәдем. Кайткач, бар җирдән сине эзләдем... Тик шыксыз бушлык бу хәлләргә ышанырга мәҗбүр итә. Син киткән көн - куркыныч төш кебек, мин аны уйламаска, кабат ул хәлләргә кайтмаска тырышып кына яшим…
 
Тормышка кайтып киләм кебек…Әнә, елмаерга, хәтта көләргә дә яңадан өйрәнеп киләм бугай... Тормыш шулай синсез генә дәвам итә... Сагынабыз сине! Тыныч йокла, бәгырем. Урының җәннәт түрләрендә булсын", - дип җылы язма урнаштырган Фирүзә.
 
Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.06.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»