поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.06.2023 Спорт

Җавап көткәндә: Зиннәтулла Билалетдинов калырмы?

Җиде кат сөйләшеп, бер кат имзалыйсы. «Ак барс» яңа сезонга әнә шундый мантыйк белән әзерләнә. Казан командасы әлегә бер генә уенчы белән килешү төзеде. Узган ел СКАда чыгыш ясаган һөҗүмче Дамир Җәгъфәров, татар телен яхшырак өйрәнү өчен, Татарстан башкаласына килә. Аннан тыш, Дмитрий Яшкин, Стивен Кэмпферны да Казанга кодалыйлар. Ә төп сорауга җавап әле дә юк: Зиннәтулла Билалетдинов калырмы?

«Ак барс» белән ЦСКА арасында хәлиткеч җиденче матч тәмамлангач, Зиннәтулла Билалетдиновтан Казанда калу-калмавы турында сорадылар. Команданы сезон уртасында кабул итеп, әйтергә кирәк, хурлыктан коткарган, аннары финалга кадәр барып җиткән баш тренер кистереп кенә берни әйтмәде. «Әлегә бу хакта сөйләшүдән мәгънә юк. Вакыт кирәк. Ял итәсем килә», – диде ул. Нәкъ бер ай узгач, Казан Кремлендә «Ак барс»ны Татарстан Рәисе кунак китте. Котладылар, рәхмәт һәм тәбрик сүзләре яңгырады. Рөстәм Миңнеханов Зиннәтулла Билалетдиновка аерым игътибар күрсәтте һәм Казанда калуын сорады. Әмма журналистлар белән сөйләшкәндә, остаз төп сорауны янә җавапсыз калдырды.
 
«Ак барс»ның әлегә яңа уенчылар белән килешү төзергә бик ашыкмавын әнә шул билгесезлек белән дә бәйләргә мөмкин. Казанга берничә уенчыны кодалыйлар, әмма бары берсе белән генә кул кысыштылар. Узган сезонда СКАда чыгыш ясаган Дмитрий Яшкинның Санкт-Петербургтан китүе инде төгәл билгеле. Әмма кая юл тотасы билгеле түгел. Казанга күчкән очракта ул беренче звенода чыгыш ясаган, әмма НХЛга китеп барган Дмитрий Воронковны алмаштырыр дип фаразлыйлар. Шушы көннәрдә Казан клубының американ сакчысы Стивен Кэмпферны чакыруы турында хәбәрләр чыкты. Ул ике ел элек «Ак барс»та уйнап киткән иде инде. 46 матчта 30 (11+19) очко җыйды. Сакчы өчен бик яхшы нәтиҗә. Сүз уңаеннан, узган сезонда «Ак барс»та бер генә чит ил уенчысы да чыгыш ясамады.
 
Яңа сезон алдыннан «Ак барс»ның 21 уенчы белән килешүе бар иде. Капкачы Әмир Мифтахов һәм һөҗүмче Кирилл Петров яңа килешү имзаладылар. Узган атнада алар сафына Дамир Җәгъфәров килеп кушылды. 29 яшьлек уенчы узган ел СКАда уйнады, аңа кадәр исә Түбән Новгород «Торпедо»сында танылу алды.
 
Дамир – Мәскәү егете. КХЛда 2012 елда чыгыш ясый башлый. Башта Новокузнецк «Металлург»ында тәҗрибә туплады. Аннары ЦСКАда, «Сибирь»дә уйнап алды. Шул арада Мәскәү командасы составында Россия чемпионы исемен яулады. Сүз уңаеннан, ул вакытта ЦСКАда Александр Радулов та уйный иде. Ике ел «Адмирал»да алка суккач, Дамир «Торпедо»га күчте. Нәкъ менә биредә ул нәтиҗәле һөҗүмче булып танылды. Ике ел элек 58 очрашуда 61 (21+40) очко җыйды һәм Түбән Новгород командасының рекордын яңартты. Аңлашыла инде: нәтиҗәле уенчыга көчлерәк һәм баерак клублар кызыкты. Шулай итеп, егет СКАга барып эләкте. Шулай итеп, Санкт-Петербургта «татар өчлеге» барлыкка килде. Дамир Җәгъфәров ике Марат – Хәйруллин һәм Хөснетдинов белән бергә уйнады.
 
Татарлар димәктән, Дамир балачагында «Ак барс» өчен җан атканын искә ала. Казанга күчеп килгәч исә татар телен ныклап өйрәнмәкче. «Мин татарча беләм. Өйдә дә татарча сөйләштеләр. Авылга кунакка кайтканда бигрәк тә, – ди ул. – Казанда сөйләшүем дә яхшырыр дип уйлыйм». Бик яхшы. Әмма төп максат – күбрәк алка кертеп, командага ярдәм итү. СКАда уйнаганда бик үк килеп чыкмады. Югыйсә Санкт-Петербург клубы егетне Казанга җибәрергә җиңел генә ризалашмас иде.
Фото: ak-bars.ru
 
 
 
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.06.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»