поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.05.2023 Җәмгыять

«Алар яшәргә тиеш иделәр»: Казан фаҗигасенә ике ел

Вакыт шифалы диләр. Ләкин шундый фаҗигаләр салган яралар була, аларның сызлау-әрнүләрен бернинди вакыт та дәвалап бетерә алмый. Алар гомер буе әрнеп сулкылдый.

2021 елның 11 маенда башкалабызның 175нче гимназиясендә булган канлы вакыйга да вакыт узган, еллар үткән саен газаплырак була бара. Минут эчендә 9 кешенең гомерен өзгән, иң аянычлысы, аларның 7се шушы гимназиянең 8А сыйныфы укучылары, 14- 15 яшьлек үсмерләр. Иртәнге кояшлы көнгә, тиздән булачак каникулларга сөенә-сөенә мәктәпкә килгән бит алар. Үзләрен шундый аяусыз язмыш көткәнен берсе дә уйлап та карамагандыр. Кемнең башында нинди яман уйлар, нинди явыз ниятләр барын кем белсен?! 
 
Хәтер митингыннан соң гимназиягә керделәр. Анда фаҗига булган сигезенче А сыйныфы бүлмәсендә хәзер холл. Кәнәфиләр куелган. Түшәмдә тугыз лампа яна. Төнлә дә сүнми. Мондый хәлләргә бүтән юл куймагыз диеп искәртеп-кисәтеп тора. 
 
Күршедәге "Гаилә" мәчете мулласы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да әлеге хәлләрнең тере шаһиты. Балалары исәнлеге өчен күпме борчылырга, дога кылырга туры килгәнен ул үзе генә беләдер. Шуңа ул да гимназиягә килде, ашханәдә коръән мәҗлесе булды. Ике ел элек чәчәкле майның кояшлы көнендә бакыйлыкка күчкәннәрнең рухы шат булсын. 
 
Редакциягә кайтып, шушы хакта язма язып утыра идем, берничә мәктәпкә бомба куелган дигән шомлы хәбәрләр килгәнен ишеткәч, телсез калдым, аңымны җуя яздым, Гыйбрәт ала, нәтиҗә ясый белмибез икән шул без, кешеләр. Нигә алай икән соң ул? Соравым җавапсыз. Бу сорауны безгә ак җаннары ак болытларга әйләнгән, гомерләре вакытсыз өзелгән балалар да, мөгаллимнәр дә бирәдер кебек.
 
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 12.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»