|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2023 Җәмгыять
Казанның 175 гимназиясендә һәлак булучыларга багышлап Коръән ашы уздырганнарКазанның 175 нче гимназиясендә ике ел элек булган фаҗигадә һәлак булганнарны искә алганнар һәм аларның рухына дога кылып, Коръән ашы үткәргәннәр. «Линейкада һәлак булганнарны искә алып, Хәтер бакчасына чәчәкләр салдылар. Вафат булган балаларга, укытучыларның рухына дога кылдык. Коръән ашы булды. Вафат булган укучыларның, укытучыларның туганнары килгән иде. Шушы кайгыны онытмаганнары өчен мәктәп һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт. Бу әле дә безнең өчен бик авыр вагыйга», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Моннан ике ел элек 19 яшьлек Илназ Галәвиев дәресләр вакытында мәктәпкә бәреп керде, балаларга һәм укытучыларга ут ачты. 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, 9 кеше (7 укучы һәм 2 укытучы) һәлак булды. Илназ Галәвиевне гомерлек срокка хөкем иттеләр.
--- |
Иң күп укылган
|