|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2023 Җәмгыять
Яңгырлар һәм түбән температура фаразлана
Бу атнада Идел буе федераль округында май ае өчен түбән температура өстенлек итәчәк, округның көньяк өлешендә яңгырлар көтелә. Ял көннәренә һава торышы яхшырачак, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгына «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Алина Котилевская. «Бөтен Идел буенда диярлек температура режимы нормадан түбәнрәк булачак. Россиянең Европа өлешендәге төньяк яртысында антициклон өстенлек итә» , – дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренчә, майның беренче декадасында Казанда явым-төшем инде айлык норма күләмендә яуган. «Шул ук вакытта Саратовта май аенда бөтенләй яңгырлар булмаган, Түбән Новгородта нормадан 20 процент яңгыр яуган», – дип билгеләп үтте ул.
«Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече хәбәр иткәнчә, тулаем алганда, Идел буе федераль округы төбәкләрендә температура бу атнада климат нормасыннан 2-4 градуска түбәнрәк булачак. Аның сүзләренчә, округ территориясенә салкын һава агымнары килүен дәвам итәчәк. Төньяктан талгын җил көтелә.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|