поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.04.2023 Милләт

Балалар бакчаларына милли бизәлешле магнитлы такталар һәм карточкалар тапшырылды

Татарстан китап нәшрияты балалар бакчалары өчен 800 данә магнитлы такта һәм 44 мең данә магнитлы карточка ясаган. Татарстандагы балалар бакчаларын милли бизәлешле магнитлы такталар һәм карточкалар белән тәэмин иткәннәр.

Казанның Ершов урамында урнашкан 135нче балалар бакчасында журналистларга Татарстан китап нәшрияты җитештергән яңа әсбапларны күрсәттеләр. Магнитлы карточкалар - мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү әсбабы. Алар гаилә, азык-төлек, кием-салым кебек төрле темаларга багышланган. Магнитлы карточкалар ярдәмендә тәрбиячеләр балаларга уен форматында яңа сүзләр өйрәтә ала.

«Без балалар бакчалары өчен 800 магнитлы такта һәм 44 мең магнитлы карточка җитештердек. Алар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республиканың 800 бакчасына таратылды. Комплектка 1 такта белән 55 карточка керә. Киләчәктә төрле темага өстәмә карточкалар да җитештерергә була. Тактасын исәпләмәгәндә, алар кыйммәткә төшми. Тәкъдимнәр булса, китап нәшрияты яңаларын эшләргә әзер», - диде Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, магнитлы такта һәм карточкаларны татар телен яки башка телне өйрәнгәндә генә түгел, ә тәрбия эшендә дә кулланырга мөмкин. Ул аңлатканча, әсбаплар шулай ук сабыйларның уйлау сәләтен үстерү һәм вак моторикасын күнектерү өчен файдалы.

135нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Адилә Шәйхетдинова яңа әсбапларны уңай бәяләде. Алар ярдәмендә ул балаларга берничә дәрес биреп карарга өлгергән. «Магнит карточкалар белән эшләү үземә дә, балаларга да кызык. Алар үзләре такта янына килеп тотып карыйлар, ябыштыралар. Карточкаларның да, тактаның да зурлыгы ошый. Без аны махсус сабыйларның буе җитәрлек урынга куйдык. Биредә берничә бала берьюлы эшли ала. Тактага маркер белән язып та була», - диде тәрбияче.

135нче балалар бакчасы мөдире Гүзәл Садыйкова сүзләренчә, 2018 елда ачылган бакчада бүген 465 бала тәрбияләнә. «17 төркемнең дүртесендә тәрбия татар телендә бара. Һәр параллельдә милли төркем бар. Аларга милли җанлы, татар телен камил белә торган татар тәрбиячеләрен куйдык», - диде Гүзәл Садыйкова.

«Татар-информ» хәбәрчесенә ике татар төркеменә кереп, балалар белән сөйләшеп карарга мөмкинлек бирелде. Сабыйлар гади сорауларны аңлап, кыска җөмләләр белән туган телдә җавап кайтара алды.

Республиканың балалар бакчаларын шушы яңа әсбаплар белән тәэмин итү ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән башкарыла.


 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»