|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2023 Җәмгыять
Татарстанда яңа эш атнасы 30 градуслы эсседән башланачакТатарстанда җылы көннәр дәвам итәчәк, ә яңа атна 30 градуслы һава температурасыннан башлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Шул ук вакытта республикада көчле җилләр сакланачак, дип искәртә синоптиклар. Киләсе төндә һава температурасы нульдән 5-10 градуска кадәр күтәреләчәк, ә иртәгә көндез 28 градуска кадәр җылылык көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба үзгәрә, секундына 4 - 9 метрга кадәр була. Көндез урыны белән 13 метрга кадәр фаразлана, урыны белән бераз яңгыр яваячак, дип яза Татар-информ.
1 майда һава 25-30 градуска кадәр җылыначак, майның беренче бәйрәм көнендә яңгырлар көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11метрга кадәр тизлек белән көньякка табан үзгәрәчәк, урыны белән секундына 15 метрга кадәр булуы ихтимал.
--- |
Иң күп укылган
|