|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2023 Әдәбият
Рәсимә Гарифуллинаның 65 яшьлек юбилеена багышланган кичә җыр-моң белән үрелеп барды (ФОТО)27 апрельдә Балык Бистәсе районы, Балтач авылында танылган шагыйрә Рәсимә Гарифуллинаның 65 яшьлек юбилеена багышланган “Сез булганга якты минем күңел, сез булганга җирдә мин яшим” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Юбилярны котларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, әдәби тәнкыйтьче, галим Тәлгат Галиуллин, каләмдәше Фәүзия Солтан, яшь язучы Алинә Бикмуллина, яшь шагыйрә Дания Нәгыйм килгәннәр иде. Кичә Рәсимә Әхмәтзакир кызы шигырьләре һәм моңлы җырлар белән үрелеп барды. Рәсимә Гарифуллина Балтач (Юлсубино) авылында дөньяга килә. Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә белем ала. Пермь шәһәрендә хәрби заводта эшли. Берүк вакытта Казан Дәүләт Университетының журналистика факультетында укый. 1991 елда Саратов шәһәрендәге Идел буе иҗтимагый-сәяси институтны тәмамлый. Балык Бистәсендә чыга торган “Октябрь юлы” (хәзерге “Авыл офыклары”) газетасында хатлар бүлеге мөдире, соңрак иҗтимагый-сәяси тормыш бүлеге мөхәррире булып 25 ел дәвамында хезмәт куя. Аннан соң 15 ел Балык Бистәсе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфасын башкара. Озак еллар дәвамында “Район хатын-кызлары” берләшмәсен җитәкли.
Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 2008 елдан район Мәдәният йортында эшләп килүче Фирдания Бәдретдинованы җитәкчелегендәге “Өмет” халык фольклор ансамбле солисты. “Бүген ярат!”, “Яшәү мәңгелек”, “Минем куллар – синең кулда”, “Йолдызлар юл күрсәтер”, “Дөнья йөге”, “Зәңгәр дуга”, “Адашкан” китаплары авторы. Әсәрләре республика матбугатында басылып тора.
Дания НӘГЫЙМ |
Иң күп укылган
|