|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Татарстан Тикшерү комитеты Көек авылында эшче имгәнгәннән соң җинаять эше ачтыКөек авылында төзелә торган йортның дивары җимерелеп эшче җәрәхәт алганнан соң тикшерүчеләр җинаять эше кузгатты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» агентлыгы Көек авылында төзелә торган йортның кирпеч дивары җимерелеп төшүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Урынга янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар килгән.
Тикшерүчеләр төзелеш эшләре алып барган вакытта иминлек кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатты.
Хәзерге вакытта хезмәткәрләр әлеге урынны тикшерә һәм хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|