поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.04.2023 Язмыш

"Өе зират өстендә тора иде..."

"Бу хәлне әнием сөйләгән иде. Аңа инде бик озак вакыт үтте. Әни 30 яшьләр тирәсендә Таня белән бер цехта эшли иде. Таня берүзе 6 яшьлек улын тәрбияли. Бер көнне бу хатын 3 бүлмәле фатир алуы турында сөйләгән.

Эш урынында шунда ук төрле имеш-мимешләр йөри башлады. Янәсе, ялгызы бала тәрбияләүче хатынның өч бүлмәле фатир алырга каян акчасы булсын инде?! Сөяркәсе алып биргәндер...
 
Таня тиз арада шушы өйгә күченде. Әмма ул бер үзенчәлекне белмәгән: әлеге йорт иске зират өстендә төзелгән булган...
 
Билгеле, зур фатирда Таняның - үз, улының аерым бүлмәсе булган.
 
- Улым, төнлә уянып, минем янга килеп ята. Шуңа коридордагы утын һәрвакыт яндырып калдырам. Бер төндә ул миңа "Әни!" дип эндәште. Күрәм, улым ишек янында басып тора. Аны үз яныма чакырдым. Ул бераз карап торды да аш-су бүлмәсенә кереп китте. Мин, торып, аның артыннан киттем. Аш-су бүлмәсенә керсәм, улым - юк. Бүлмәсенә керәм, ә ул йоклап ята.., - дип сөйләгән ул әнигә.
 
Берничә көннән Таня белән тагын сәер хәл була. Ул эштән иртәрәк кайта да юыну бүлмәсенә кереп китә. Юынып торган чагында арттан аның аягын кемдер сыйпап уза.
 
- Мин сиңа ничә тапкыр әйттем бит инде: мин юынганда минем янга кермә! - дип ачулана хатын. Һәм шунда ук улының әлеге вакытта балалар бакчасында булуы исенә төшә...
 
- Күп тә үтми Таня бу фатирын сатып, башка урынга күчеп китте. Аның арытабангы язмышы турында берни дә белмим, - ди әнием.
 
Чыннан да, зират буенда яшәүчеләрдән төрле хәлләр турында ишеткән бар. Ә аның өстендә яшәү бик куркынычтыр ул..." - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.
Фото: пиксабай
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.04.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»