поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.04.2023 Шоу-бизнес

Сөмбел Билалова: "Аздан гына икенче тапкыр кияүгә чыкмый калдым..."

Татар эстрадасының популяр артисты Сөмбел Билалова тамашачысын янә концерты белән куандырырга җыена. Бу юлы җырчы нинди сюрпризлар әзерли, шәхси тормышында нинди яңалыклар бар – Сөмбел белән әнә шул турыда сөйләштек.

- Сөмбел, үз гомереңдә ничә тапкыр концерт куйдың?
 
- Беренче концертым 2010 елда булган иде. Шуннан бирле концерт куйганым булмады. Ул инде онытылды, булмаган да кебек. Шуңа күрә узган елгы концертымны үзем өчен беренчесе итеп кабул итәм. Ул бик уңышлы узды, барлык уйлаган идеяләрне тормышка ашырдым сыман. Бик канәгать калдым, үзем белән горурланам. Ул концертта тамашачы алдында ел саен Казанда концерт куярга сүз бирдем. Әйткән сүз – аткан ук, шушы апрель аенда чираттагы концертым узачак. Яңа ел каникулларында, ягъни эшсезрәк вакытта идеяләрне туплый башладым. Башта апрельнең 14ен сайлаган идем, әмма ул көн Уразага туры килгәч 27енә күчерергә булдым. 
 
- Бу концертыңда нинди яңалыклар көтелә?
 
- Яңа җырлар әзерлим. Кайберләре берничә ел элек эшләнгән, ләкин мин аларны сәхнәдә җырламадым. Мөгаен, үз вакытын көткәннәрдер. Концертымда кунаклар да булачак, берсен генә әйтәм - Булат Нигъмәтуллин белән дуэт җырлаячакбыз. Бу җырны Булатның концертында да җырлаган идек. Моннан тыш, бер кызыклы инструменталь чыгыш көтелә. Тамашачыга ошар дип уйлыйм. Интерактив та, тамашачыма миннән махсус бүләк тә булачак.
 
- Сценарийга идеяләрне каян аласың?
 
- Күптән түгел тиз генә гашыйк булып алган идем (көлә). Әнә шул хисләр илһамландырды. Мәхәббәт темасы баналь булса да, аны тамашачыга төрлечә җиткерергә мөмкин бит. Мин кичергән хисләрне миннән дә үтемлерәк итеп тамашачыга беркем дә җиткерә алмаячак, шуңа күрә сценариен үзем язам. Үземчә юмор да өстим. Шулай да шигырь язу өлкәсендә ярдәм кирәк, чөнки миндә андый осталык юк. Бер бик тә талантлы, яшь шагыйрәгә мөрәҗәгать итәргә дип уйлап торам. 
 
- Концерт дәвамында 15-20 җыр башкарасың. Ул җырларның сүзләре ничек истә кала?
 
- Бу минем өчен иң катлаулысы. Көне-төне машинада җырлап йөрим, шулай яхшырак истә кала. Былтыр җыр сүзләрен пюпитрга куйган идем, быел алай куясым килми. Җыр сүзләре онытыла инде ул, төрле вакытлар була. Онытыла дигәннән, Казан шәһәр филармониясе белән “Аладдин” музыкаль спектаклен куйганда, бер күренештә сәхнәгә үк чыгарга оныттым. Артистлар миннән башка гына ерып чыккан. Ә “Золушка”да бер җөмләмне әйтергә гел онытам. 
 
- Үзеңә ошамаган, яшәргә комачаулый торган сыйфатларың бармы?
 
- Күп әйбергә җиңелрәк карарга өйрәнәсе иде. Барысын да күңелемә якын ала торган гадәтем бар. Курыкмаска, бераз әрсезрәк, кыюрак булырга иде. Аннан соң мин кешегә артык ышанам. Берничә тапкыр башыма “суктылар” инде. Кайвакыт кеше белән артык ачылып сөйләшәм.
 
- Синең кебек 15 елдан артык сәхнәдә иҗат иткән артистлар әкренләп “исем” алып бетерә бугай инде... 
 
- Беренче җыентыгым 2006 елда ук дөнья күрде. Әнә шуннан бирле сәхнәдә мин. “Кемнәр генә исем алмады бит инде, сиңа кайчан бирәләр?” - диләр миңа еш кына. “Исем” алуның үз шартлары бар: артист үз һөнәре буенча эшләргә, концертлар куярга тиеш һәм башкалар. Боларның барысын да үтәп киләм... Әлбәттә, бирсәләр, баш тартмыйча шатланып ризалашыр идем. Әмма үзем сорап йөрергә теләмим, кайчан да булса бирерләр дип ышанам. Шулай да яшьрәк вакытта булса, кызыграк булыр иде.
 
- Сөмбел, аздан гына кияүгә чыга язгансың икән. Дөресме бу?
 
- Булды андый хәл. Бер еллап элек бер егет белән очрашып йөрдем. Бер җиргә ял итәргә барган идек. Шуннан кайткач никах укытабыз, диде. Планнар кордык. Мин инде никах күлмәге эзли башлаган идем. Әмма ул кеше бер мизгелдә юкка чыкты. Берни дә аңлатмады, әйтмәде. Бик авыр булды. Ничек шулай була соң ул? Ул кешегә бер начарлыгым да тимәде югыйсә. Мин аны үзем белән йөрергә мәҗбүр итмәдем, үз теләге белән йөрде. Бу хәл миңа бик гаҗәп булды инде. Берникадәр вакыттан соң ул пәйда булды, нидер аңлатырга тырышты, әмма мин аны кабул итә алмадым, аңа булган ышанычым бетте. Тирә-ягымда кияүгә чыкмаган чибәр, акыллы, тырыш кызлар күп. Әмма үзләренә тиң булырдай кияү таба алмыйлар. Сәбәбе нидә? Мин белмим. Бүген ышанычлы кешеләр аз. Ә бит хатын-кызга әллә ни күп тә кирәкми. Сүз дә юк, акча эшли белә торган, аягында нык басып торган акыллы кеше белән тормыш итәсе килә. 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»