|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2023 Хәвеф-хәтәр
Казанда теракт булачак дигән ялган мәгълүмат белән Telegram-канал барлыкка килгәнКичә Телеграмда тагын бер ялган канал барлыкка килде, анда ниндидер кеше исеменнән теракт әзерләнүе хәбәр ителә. Урыны һәм вакыты да атала. «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, хокук саклау структуралары хезмәткәрләре бу мәгълүматны җентекләп тикшергән. Чыганак мәгълүматлары буенча, әлеге хәл Мәгълүмати-психологик операцияләр үзәге (ЦИПсО) эше. Канал Украина территориясендә ясалган.
Мондый яңалыкларның бердәнбер максаты - шәһәр һәм республика халкы арасында паника тудыру. ЦИПсО хезмәткәрләренең хәйләләренә бирешмәскә кирәк, диләр көч структуралары хезмәткәрләре. Әлеге хәбәр контроль астына алынды, Татарстан халкының борчылу өчен сәбәпләре юк, диелә.
Элегрәк агентлык, мондый каналның Түбән Кама халкы өчен булдырылуы һәм анда җирле мәктәпләргә һөҗүмнәр әзерләнүе турында хәбәр иткән иде. Барлык детальләр һәм шартлар тикшерелгәннән соң, шәһәр мэры Рамил Муллин бу фейк дип белдерде.
Фото:фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|