поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.04.2023 Фаҗига

"Янабыз, тизрәк өйдән чыгыгыз!" – дип кычкырдым..."

Балтач районы Кариле авылында яшәүче Гафиуллиннар гаиләсе сәгатьләр эчендә өйсез һәм мунчасыз кала. 16 апрель кичендә чыккан янгын аркасында 4 балалы гаилә өсләрендә ни бар шуның белән урамга чыгып чаба.

— Кичтән мунча кереп чыктык, ул өйдән 2-3 метр чамасы ераклыкта урнашкан, - дип сөйли Айгөл Гафиуллина. - Ике кызымны юынып чыгарга җибәрдем. Балалар чаба-чаба кайткан, «шарт-шорт» килгән тавышлар ишетелә, мунча төтен белән тулган, диләр. Шул вакыт эчендә мунча дөрләп яна башлады. Аннан иске мунчага да күчте. Балаларга: «Янабыз, тизрәк өйдән чыгыгыз!»–  дип кычкырдым. Безнең дүрт балабыз бар, олысы 8 нче сыйныфта укый. Кечесенә 3 яшь, сәламәтлеге чикле булганга, ирем аның белән өйдә утыра. Үзем кафеда эшлим. Чарасызлыктан нишләргә дә белмәдек, мунчадан ут өйгә үрмәләде. Янгын электр чыбыгыннан чыккан, дип фаразлана. 

 
Айгөл әйтүенчә, йортның стеналары сакланып калган. Әмма өй яшәрлек түгел. Аны яңартырга, ремонт ясарга кирәк. Әлегә алар үз әниләрендә яшәп торалар. Әмма биредә энесенең гаиләсе, әти-әнисе, олы яшьтәге әбиләре. Бар теләкләре – йортларын кабат торгызу. Йортлары иминиятләштерелмәгән булган.
 
— Авыл халкы да, тир-яктагы авыллар да нык ярдәм итә. Бөтенесенә зур рәхмәт. Кием-салым алып килделәр, шундый авыр вакытта ярдәм кулы сузучыларга игелекләре үзләренә савап булып кайтсын иде, - дип тели Айгөл. 
 
Гафиуллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары:
 
Айгөл Фәрит кызы исемендәге Саклык банкы номеры: 4279 3806 8003 9858.
 
Элемтә өчен телефон номеры: 89 86 93 41 242. 
 
 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»