поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.08.2008 Юмор

ТАТАР МАТБУГАТЫНДА ТАТАР ҖЫРЧЫСЫ БЕЛӘН ТИПИК ИНТЕРВЬЮ

 

Сез эстрадага ничек килеп кердегез?

 

– Мин инде 2 яшемнән үк җырлыйм. Әнием сөйләвенчә, инде шул вакытта ук нидер көйләп йөргәнмен. Аннары 5 яшемдә тагын да зуррак үрләргә мендем: тарак микрофон тотып күршеләргә концерт куйдым. Ә зур сәхнәгә менү ул инде, әлбәттә, 8 яшьтә булды. Авыл Сабан туенда.

 

Бүгенге татар эстрадасын ничек бәялисез?

 

– Бүген моң дигән әйбер югалды. Моң бит ул башка телләргә тәрҗемә ителми, беләсегез килсә. Ә мин үз җырларымда моңга зур игътибар бирәм. Менә кичә “Моңлы көй” дигән җыр яздырдым әле. Өченче көнне “Җырлы моң” дигәнен яздырган идем.

 

Башка җырчылар белән дусмы сез?

 

– Миннән барысы да көнләшәләр. Миңа кызыгалар. Татар эстрадасында бик күп җырчы миңа охшатып җырлый. Темаларымны да урлыйлар. Менә, әйтик, “авыл”, “әнкәй”, “дуслар”, “туган көн” темаларын бик күп урладылар.

 

– Сезнең тыңлаучыларыгыз бик күптер.

 

– Әйе, мине Президентыбыз да бик яратып тыңлый икән. Бер райондагы Сабантуйда җырлаганда ул миңа президиумнан кул болгады. Үзем күрдем!

 

Татар телевидениесенә карашыгыз.

 

– Бүген татар телевидениесы бик артта калган. Анда минем җырларымны әйләндермиләр.

 

Ә татар юморы?

 

– Татарда юмор юк ул! Ә менә Башкортстанның бер районыннан килгән Фәсмәтән Фәләновның шаяруларын ишеткәнегез бармы? Халык көлүдән туктый алмыйчы залдан чыгып-чыгып китә. Җырчы чыкканда инде берәү дә калмый. Фәсмәтән Фәләнов – минем концертларымның алып баручысы.

 

Техник яктан иҗатыгызны камилләштерәсезме?

 

– Әйе, җырчы ул һәрвакыт заман белән бергә атларга тиеш!

 

Интернетта сайтыгызны булдырырга исәбегез юкмы?

 

– Ә нәрсә ул интернет?

 

Аңлашылды. Ә “фанера”га ничек карыйсыз?

 

– Беләсезме, минем аңа карашым бик тискәре! Ну күпме түзәргә була инде! Фанера бит ул сыйфатсыз, очсыз дигәнне аңлата! Инде күптән ДСП белән гипсокартонга күчәргә вакыт!

 

Татар җырчысының бүгенге матди хәлен ничек бәяләр идегез?

 

– Әгәр дә бөтен законнар да үтәлсә, татар җырчылары инде күптән баеп беткән булырлар иде. Әнә бит Мәскәүдә миллионнар, чит илдә миллиардлар алалар. Ә без ярлы.

 

Күрәм, машинагызны алыштыргансыз икән...

 

– Әйе шул, авылга кайтырга джип уңайлырак. Узган айны 4 бүлмәле фатир алган идек. Кече кызга. Шуннан акча калды да, алыйм әле минәйтәм бер машина...

 

– Авылыгызга еш кайтасызмы?

 

– Ничек инде кайтмаска! Ул бит безнең туган як. Ел саен кайтып киләм!

 

ГАИ хезмәткәрләре сезне таныймы?

 

– Әлбәттә! Беркайчан да штраф түләттермиләр. Менә бер көнне туктатканнар иде. Берсе хәтта фуражкасын бүләк итеп җибәрде.

 

Быелгы ялны ничек уздырдыгыз?

 

– Башта Италиягә, аннары Франциягә, аннары Кипрга бардык.

 

Яхшы ял иткәнсез икән...

 

– Нинди ял, што син! Тиргә батып эшләдек! Клип төшердек. Чит илгә чыга алмаган авыл халкы дөньяның бөтен матурлыгын күрсен дип...

 

– Балаларыгызның җырчы булуын теләр идегезме?

 

– Юююк!!! Җырчы бит ул эт тормышы! Бик зур хезмәт! Аны дошманыңа да теләмәссең...

 

– Балаларыгызда җырлау сәләте юкмы соң?

 

– Бар. Бик матур җырлыйлар. Икесенең дә “абсолют слух”. Аларны минем концертларымда да тыңларга була.

 

Киләчәккә планнарыгыз нинди?

 

– Менә хит булган бер җырыма клип төшерергә исәплим әле. Аннары Казан залларының берсендә концертымны оештырып булмасмы дигән өмет белән янып карамаска микән әллә дигән уйлар килеп китә башыма. Әмма боларның барысы да әлегә сер булып калсын...


---
Матбугат.ру
№ --- | 01.08.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»