поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.04.2023 Хәвеф-хәтәр

Корыган үлән өстендә яна башлаган ирне күршеләре коткарган

Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр үзгә янгын режимы кертелә. Республикада быел янгыннар узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 42 процентка арткан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Максим Трущин мәсьәләгә аңлатмалар бирде.

— Быел 1235 янгын очрагы теркәлде, аларда 39 кеше һәлак булды, 60 кеше төрле авырлыкта тән пешүләре алды. 393 янгын корган үләннәрне һәм камышларны яндырудан килеп чыкты,-дип башлады ул сүзен.
 
Актаныш районының Буазкүл (Ямалы) авылында корган үләннәр янудан башланган зур янгын кеше яшәгән ике йортны һәм буш торган өч йортны кара күмергә әйләндерде. Тукай районындагы Кече Шилнә авылында бер хатын-кыз тимер савытта корган яфраклар яндыра, ут яхшырак үрләсен өчен савыт эченә ягулык сибә, шул мизгелдә дөрләп киткән ялкын аның битен һәм кулларын каты пешерә. 
 Азнакай районының Актүбә авылындагы вакыйгага хет көл, хет ела. Спиртлы эчемлек кулланган ир җиргә ятып йокыга тала, кулындагы төпчегеннән корган үләннәргә ут күчә. Киемнәренә кадәр ут каба башлаган ирне күршеләре күреп алып, коткарып кала.
 
— Максим Владимирович, корыган үләннәрне яндырырга ярыймы, әллә ярамыймы?
 
 — Безнең халык язгы якта шәхси хуҗалыгын һәм бакча йорты тирәләрен чистартып мәш килә бит инде ул. 17 апрельгә, ягъни, үзгә янгын режимы кертелгәнче корган үләннәрне яндырырга ярый. Ләкин, бу эшне тимер мичләрдә яки ян-ягы берәр метр озынлыктагы һәм 30 сантиметрдан да ким булмаган тирәнлектәге чокырда күзәтеп торып башкару хәерле. Чүп яндыруны корылмалардан 15 метр читтә үткәрү кирәк, әгәр мичтә яндырылса, ара ераклыгы 7,5 метр булсын. Соңыннан учакны су сибеп яки балчык белән күмеп сүндерү сорала. 
 Үзгә янгын режимы кертелгән көннәрдә корган үләннәрне яндыру тыела. Урманнарга терәлеп торган 116 торак пунктта һәм 75 бакчачылык ширкатендә үзгә янгын режимы көннәрендә учак кабызу да, мангал куллану да рөхсәт ителми. Мангалдагы күмер ул шулай ук ачык ут булып исәпләнә.
 
 — Газета укучыларыбызга киңәш-кисәтү максатында нинди сүзләрегез бар?
 
 —Шәхси хуҗалыкны, бакча йорты тирәләрен гел чисталыкта тотарга тырышырга кирәк, корган үләннәр һәм чүп-чар ятмасын. Буш пыяла шешәдән дә кояш нурларыннан ут кабарга мөмкин. Корган үләннәрне ярдырганда кагыйдәләрне катгый үтәү зарур, игътибарсызлык янгыннар китереп чыгарырга мөмкин. Шашлык кыздыра торган мәйданчыкның бетон-таш белән түшәлгән, чүп үләннәреннән чистартылган булуы яхшы. Ачык учакны бер минутка да калдырып китмәгез. Корган үләннәргә яки камышларга ут төртү бик хәвефле. Корган үләннең яну тизлеге сәгатенә 30 чакрым. Болында, далада яна башлаган корган үлән ялкыннары төрле яклап кешене уратып алачак, андый очракта котылып калу икеле. Ут кешене дә, корылмаларны да аямый, шунлыктан ут белән һәрвакыт сак булырга кирәк. Кечкенә балаларны ут янында үзләрен генә калдырмагыз, ут белән уйнауның куркыныч икәнлеген аңлатыгыз.
 
 Куен дәфтәренә
 
 Үзгә янгын режимы таләпләрен бозган очракта, гражданнарга-10 мең сумнан 20 мең сумга, вазифа биләгән кешеләргә-30 мең сумнан 60 мең сумга, эшкуарларга- 60 мең сумнан 80 мең сумга, юридик затларга-400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штраф салына. Янгын олы зыян китерсә, җинаять эше кузгатыла.
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 14.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»