|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2023 Җәмгыять
Нәни баласына берничә препаратны кушып укол кадаган
Ана кеше үзе дәвалап маташканнан соң Санкт-Петербургта бер яшьлек сабый реанимациягә эләккән. Нәни малайның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Вакыйга шәһәрнең Красносельский районында теркәлгән. Үзбәкстан гражданлыгына ия хатын сүзләренчә, ул тамагы авырткан баласына берничә препарат кушып, укол кадаган. Нәтиҗәдә авыр хәлдәге баланы "ашыгыч ярдәм" дәваханәгә алып киткән.
Табиблар малайга ОРВИ, ларинготрахеит (тамак һәм трахеянең ялкынсынуы) һәм 1-2 дәрәҗәдәге стеноз диагнозларын куйганнар. Әле ул табиблар күзәтүе астында.
Фото: Фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|