|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.04.2023 Җәмгыять
Электрон повестка кайчан үз көченә керә?Хәрби комиссариаттан җибәрелгән электрон повестканың кайсы вакыттан алынган дип саналачагын әйткәннәр. Повестка хәрби бурычлыларның шәхси кабинетына киләчәк. Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдергәнчә, хәрби комиссариаттан җибәрелгән электрон повестка хәрби бурычка ия булган кешенең шәхси кабинетында пәйда булгач, алынган, дип саналачак.
Хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыруны күздә тоткан закон проекты Дәүләт Думасы утырышында икенче укылышта каралачак. Документ нигезендә шулай ук электрон повесткалар гамәлгә кертелә, дип яза “РИА Новости”. Ул Русиядә хәрби учет системасын камилләштерүгә, 2022 елда җибзрелгән төгәлсезлекләрне дөресләүгә юнәлтелгән.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләр хәрби хезмәткә яраклы барлык ир-егетләргә дә кагыла. Шулай итеп, кәгазь һәм электрон повестка хәзер бер үк дәрәҗәгә куелды.
Әгәр электрон повестканы күрми торсалар, җәза каралганмы? Юк! Әмма ул чираттагы чакыру башлангач, ике атна эчендә үзе военкоматка килергә тиеш. Хәрби хезмәттән баш тартучыга чакыру ясалгач та, 20 көннән соң килмәсә, ул машина йөртү, кредит алу, читкә чыгу, ИП ачу, күчемсез милек белән эш итү кебек мөмкинлекләрдән мәхрүм ителәчәк.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|