|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2023 Мәдәният
Дәүләт филармониясе татар җәмәгатьчелеген Айрат Арслановны искә алу чарасына чакыраБүген татар халкының мәшһүр сәхнә остасы, зыялы шәхес, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе Айрат Гәрәй улы Арслановның тууына 95 ел булды. Шул уңайдан, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 13 апрель көнне күренекле нәфис сүз остасын искә алу йөзеннән, аның каберен зиарат кылуны һәм чәчәкләр салуны оештыра. Татар дәүләт филармониясе татар җәмәгатьчелеген әлеге чарага катнашырга чакыра. Искә алу чарасы Казанның Яңа бистә Татар зиратында 10.00 сәгатьтә башлана, 9.20 дә – Татар филармониясе янында җыелып бару оештырыла.
--- |
Иң күп укылган
|