|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2023 Җәмгыять
Рамазан аеның беренче көнендә 39 яшьлек ананың 11нче баласы туган (ФОТО)
Башкортстанның Дәүләкән районында яшәүче Корманаевларның күп балалы гаиләсенә шатлык өстәп, 11нче сабыйлары дөньяга килгән. Бу хакта 39 яшьлек әни социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язма урнаштырган. “Изге Рамазан аеның беренче көнендә – 2023 елның 23 мартында безнең Энҗе кызыбыз туды. Һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле бул! Хуплаганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен тормыш иптәшемә һәм гаиләмә рәхмәт! Мин сезне бик яратам!!!” – дип язган Гөлназ.
Ул шулай ук Республика перинаталь үзәге һәм Дәүләкән районы үзәк дәваханәсе табибларына һәм персоналына рәхмәт белдергән.
Әйтергә кирәк, Энҗе – “Ата-ана батырлыгы” медаленә лаек Гөлназ һәм Айнур Корманаевларның гаиләсендә 6нчы кыз. Моңа кадәр аларның тату гаиләсендә 5 кыз һәм 5 малай иде. Хәзер инде 11 булдылар.
“Бәхет акчада да, аларның санында да түгел, бәхет – гаиләдә. Минем гаиләм – ул минем күп балалы бәхетем”, – ди Гөлназ.
https://vk.com/id334241877
--- |
Иң күп укылган
|