поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.04.2023 Шоу-бизнес

Җырчы Иркә: Табиблар бер-ике ай гомере калган, диде

Казанда ике көн дәвамында Татарстанның атказанган артисты Иркәнең өстәмә концертлары узды. Гадәттәгечә, ул аны туган көненә туры китереп оештырды. “Туган көнемне иң якын кешеләрем белән үткәрәм – гаиләм һәм тамашачым белән”, - ди җырчы.

Иркәнең репертуарындагы һәр җыры хит диярлек, чөнки ул җырларны мең кат уйлап, ашыкмыйча сайлый. Мәсәлән, “Ян” җырының тарихы турында ул болай дип сөйләде: “Бервакыт урамнан барганда, Әлмәттә яшәп иҗат итүче, күп кенә җырлар авторы Хәмит Мәткәримов шалтыратты. “Бер җыр җибәрдем, 20 минут эчендә җавабыңны әйт, алмасаң, конкурентларыңа бирәм”, - ди. Конкурентларым күп түгел, хатын-кызлар арасында бер-ике генә, шулай да аларга бу җырны бирәсе килмәде. Җырның бәясен ике тапкырга кыйммәтрәк, диде. Мин бу җырны Татарстандагы һәм Башкортстандагы ике җыр белгеченә җибәрдем. Алар бер-берсен белми. Икесе дә тыңлап караганнан соң: “Ала күрмә, ике тиенлек тә җыр түгел”, - диде. Димәк, бу җырны һичшиксез алырга кирәк дип уйладым! Берничә ай эчендә “ике тиенлек” җыр күп кенә җырларны узып китте”.
 
Эстрада артистларының барысы да диярлек концертларын үзе алып бара башлады. Тормышта булган-булмаган кызык-мызык хәлләрне сөйләп көлдерәләр, югалтуларын искә алып елаталар... Иркә исә мәзәкләр сөйли белмәвен әйтте. “Миңа әни дә: “Мәзәк сөйләү – кызлар өчен ямьсез күренеш”, - дип әйтә иде. Шуңа күрә мин мәзәкне сөйли дә белмим, сөйләргә яратмыйм да, тыңламыйм да. Тик шулай да коллективта егетләр күп булгач, тыңларга туры килә. Егетләрнең дүрт темасы бар: беренчесе – музыка, икенчесе – машина, өченчесен әйтергә ярамый, дүртенчесе – анекдотлар”, - дип Иркә тормыш турында эчтәлекле әкият сөйләде. Әле сәхнәгә чыгып әкият сөйләүче артистны белми идем. Тамашачы аның асылына төшенде микән? Безнең халык артык уйларга яратмый бит ул. Әмма бу алым миңа ошады.
 
Иркә концерт вакытында балачак хәтирәләре турында да сөйләде. Аларның күбесе аның әтисе белән бәйле. Ул үзенең әти кызы булуын, аның белән еш кына эшкә йөрүен искә алды. “Әти гомере буе тракторчы булып эшләде. Ул көн дә иртәнге 4тә тора иде. Без дә – дүрт бала иртүк торып баса идек. Аның “Әйдә!” дип әйткәнен зарыгып көтә идем. Аның белән эшкә ияреп бару - Парижга барган кебек була иде. Әти авылда яшәүче хәллерәк кешеләрнең йорт тирәсен чистартырга бара. Эшен тәмамлагач, безне чәйгә эчәргә чакыралар. Безнең өйдә - ит, бәрәңге, сөт, ипи, ә хәлле кешеләрнең табынында колбаса да, конфет та бар. Мине дә сыйлыйлар, әле күчтәнәч итеп биреп тә җибәрәләр. Әти йортларны арттырган саен кәеф күтәрелә. Кич белән өйгә кайткач, әни әтине ачуланып ала: “Нишләп баланы йөртәсең, көне буе ашамаган бит ул”, - ди. Безме соң ашамаган?! Әти белән күз кысышабыз да, йокларга ятабыз.
 
Әти 3 ел элек өч хәрефле чирдән вафат булды. Табиблар бер-ике ай гомере калган, диде. Шуннан кайткан төнне Аллаһы Тәгаләдән “бер ел вакыт бир, зинһар” дип сорадым. Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, әтием төгәл бер ел яшәде. Аның ике теләге бар иде, икесен дә чынга ашырдым. Әтиемне бик сагынам, төшемә дә керми. Бер хәзрәт: “Борчылма, тыныч булып ятканга төшеңә керми”, - диде. Тик шулай да күңелне нидер тырнап тора, күрәсе килә, фикерләре кирәк. Уйлап йөри торгач, әтиемә хат яздым. Эчемдә нинди уй-кичерешләрем бар, адресын белмәсәм дә хат яздым”, - дип Иркә әтисенә язган хатны укыды. Бу мизгелдә залдагы тамашачы күңеле тулып елап алды. Үземнең дә күзләр яшьләнде...
 
Иркә концерт вакытында ачылып сөйләште, серләрен кемгә сөйләвен дә әйтте. “Беренчесе - олы кызым Айсылу, аның белән барысын да уртага салып сөйләшәм. Сәнгать кешесе булгач, хисләнеп очып китә торган гадәтем бар. Шул вакытта кызым мине җиргә төшерә. Төпле фикерле кыз үсеп килә, Аллаһка шөкер. Икенчесе – тамашачым. Концертыма килүчеләрнең 99 проценты иҗатымны яратып килгәндер дип уйлыйм. Калганнары - тикшерергә килүчеләр”, - ди җырчы.
 
Билгеле булганча, узган ел Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциягә мобилизацияләнде. Бу көннәрдә Артур ике атнага ялга кайтты. Концертка ул да килгән иде. Иркәнең үзәк өзгеч “Бары тик саубуллашу” җыры нәкъ менә Артурга багышлана. Бу җырны башкарганнан соң, Артур Иркәгә чәчәк бәйләме бүләк итте. 
 
“Бик нык сагынып көттек. Кайтам дип вәгъдә биреп киткән иде. Ярты ел үткәннән соң ике атнага ялга кайтты. Бу җырны аңа һәм аның белән бергә хезмәт иткән егетләргә багышлап яздырдым. 20 еллап сәхнәдә иҗат итү дәверендә нинди генә җыр җырламадым, тик иң авыр башкарыла торганы менә шул җыр булды. Артур кичәге туган көн концертыма килде, чәчәкләр белән менде. Кочаклап үпте, өйгә кайткач та үпте. “Молодец, концертың яхшы”, - диде. Башка вакытта бу җырны җырлаганда, сагынудан күземә яшь тулса, бүген алар шатлыктан тула. Нишлисең, бу җырны җырламасак, дөрес булмас, тамашачы мине аңламас. Хәрби хезмәткә киткән ир-егетләр әти-әниләре, гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Матур итеп яшиселәребез алда, Аллаһы теләсә”, - диде Иркә.
 
Концерт күз ачып йомганчы узды да китте, хәтта җитми дә калды. Шулай тәмлерәк тә ул. Артык ялыктырса, тамашачы туя, өенә кайта башлый. Ә монда залдан чыгучы күренмәде, концертның ахырына кадәр ләззәтләнеп тамаша кылдылар.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»