|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2023 Шоу-бизнес
«Анда наркотик юкмы соң?»: Алсу Фазлыева таксистны шаккатырганҖырчы Алсу Фазлыеваның челтәрле бизнес белән шөгыльләнүе беркем өчен дә сер түгел. Бу арада аның белән кызыклы вакыйга да килеп чыккан. Бу хакта Алсу үзе хәбәр итә: «Бүген иртән такси чакырттым да клиникага киттем. Төнлә генә юлдан кайттык, ашарга пешерергә өлгермәгәч, үзем белән шейкер (су шешәсе) алдым. Аның эчендә коктейль, дөбер-дөбер селкетә башладым. Такси йөртүче борылды да: «Сез нәрсә эшлисез?» – ди. «Ашарга әзерлим», – дим. Ашарга пешерергә вакыты булмаганнар өчен уңайлы, дип аңлаттым.
«Ник иртәрәк торып пешермисез? Бу – тәртипсез көн режимы», – дип сорау бирүен дәвам итте такси йөртүче. Әле генә Уфадан кайтканымны сөйләдем. Вакытым булганда иртәнге ашка боткалар, тәбикмәкләр дә пешерәм, ә вакытым булмаганда менә шушылай коктейль генә ашыйм, дидем. «Анда наркотик юкмы соң?» – кебек сәер сораулар бирә башлады. Башка нечкәлекләрен сорый.
Мин барысын да аңлаттым, каян алып булганын сөйләдем. Озак кына бер сүз дә дәшми барды бу абзый. Аннары: «Ә сез һәр иртә ашыгып-кабаланып эшкә йөрисезме?» – дип сорады. «Юк, мин эшкә бөтенләй йөрмим», – дигәч: «Сез нинди акчага яшисез?» – дип, бөтенләй шаккатты такси йөртүче.
Мин бик яхшы шартларда яшим. Эшләгән акчам барлык ихтыяҗларыма да җитә, дидем. Ышанмый бу. Мин дә кайчандыр ышанмый идем, дидем. Премияләр, укытулар турында сөйләдем. Чит илгә сәяхәтләргә йөргәнне әйттем. Такси йөртүче уйга батты. Мине кирәкле адрес буенча илтеп куйды да телефон номерымны сорады», – дип язган җырчы.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|