• 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
  • 29.07 "Сенофест" печән чабу фестивале. Зәй районы, ипподром. 11.00.
  • 29.07 Кукмара районы Нормабаш авылында IV төбәкара балыкчылар ярышы. Башлана 12 сәгатьтә.
  • 03.08 Салават концерты-29 сезон, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
Туган көннәр
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • Купим 2 комнатную квартиру в Приволжском или Советском районе.+7 919 685-63-78
  • Ищем девушку на подселение в зал, ул. Голубятникова, 3-3,5 тр. 9270412728
  • 2 булмәле фатир Әмирхан урамында тәртипле гаиләгә арендага бирелә. 89274398340 (собственник). Риелторларсыз!
  • Каен жилэге сатабыз 5 литр 2100 сум. Казан, Арча 89872697984.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру в Центре Казани с мебелью. (собственник) 89276766077
  • Актаныш.Грузоперевозки Газель Будка тел.89179248290
  • Казанда массаж ясыйм. Сертификатым бар. Тел. 89274577420
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия
  • Азнакай районында рулонлы печән сатыла. тел. 8 9178755074
  • Яшел узен районы Норлат авылында йорт сатыла. тел №89297251588.

http://ciklop1.ru/

 

 

 

 
Архив
 

               

22.03.2011 Милләт

Татар башың белән куркасыңмы?

Кытайдагы татар гаиләләренә кунакка баргач, ис-акылыбыз китте: ул милли тәрбия дисеңме, әдәп-әхлак, олыны – олы, кечене кече итү дисеңме – балага барысын кечкенәдән сеңдерәләр.

Кытайдан Казанга килеп укучы cтудентлар арасыннан Рифкать Фәхретдин белән без күптән таныш. Ул – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты. Татар мәктәбен күрергә дип, Кол­җага да безне ул чакырган иде. Колҗа кадәр Кол­җага килгәч, Рифкатьләр гаиләсенә сугылмый китә алмадык. Кытайда татар гаилә­ләре ничек яши? Милли рух, горурлык ничек тәрбияләнә? Татарлыкны саклау җиңел­ме? Шулар хакында Рифкать белән кич буе рәхәтләнеп гәпләштек.

 

– Рифкать, син еш кына: “Татарча тәрбияләндек,” – дияргә яратасың. “Татарча тәрбия” нинди була соң ул?

 

– Мәсәлән, бала чакта әтигә: “Төнлә ишегалдына чыгарга куркам,” – дисәң, ул: “Татар башың белән куркасыңмы? Татар курыкмаган ул, куркыткан гына!” – дип әйтә иде. Бервакыт мәктәптә уйгыр дусларның татар булуыма миннән көлгәнен ишеттем. Имеш, кем соң ул татар? Нинди билгесез милләт? Мин моны өйгә кайтып сөйләдем. Әти: “Барып әйт: синең баба­ларыңны татар укыткан диген,” – диде. Берәр эштә гаеп­ләсәләр, әти тагын: “Барып әйт: без, татарлар, шулай эшлибез. Ялкау булма, улым, маңкорт булма!” – дип өйрәтте. Уйгыр дуслар со­ңын­нан ияләште. Хөрмәтләре ге­нә артты. Без укудамы, башка берәр эштәме уңышка иреш­­сәк, уйгырлар инде: “Син нәрсә, алар бит татарлар!” – дип әйтәләр.

 

– “Татарча тәрбия”дә ата кулы аңлашылды. Ә әнинең өлеше нинди булды?

 

– Әниләр үзләре 7 бала булган. Аларны әби Тукай­ның “Бишек җыры” белән йоклата торган булган. Бу 7 бала шаулаша башласа, әби өстәлгә зу-у-ур патефон чыгарып, татар көйләрен җибәргән. Балалар тынып, өстәл кырыена тезе­лешә торган булган... Безне дә әни “Бишек җыры”н көйләп йоклата иде.

 

– Рифкать, тамырларың белән кызыксынасыңмы?

 

– Әти ягыннан бабайның бабасы Фәхретдин – Кукмара кешесе. Әтинең әнисе Сәгадәт әби ата-бабалары тамыры белән Казаннан. Сәгадәтнең бабасы Хәким бай хаҗи – ефәк юлы аша сәүдә белән килеп, Кытайда төпләнеп калган. Сәгадәт әбинең әтисе – Шаһиәхмәт. Ул – 14 бала атасы (Кытайда аны Шаһиәхмәт бай дип йөрткәннәр). Ул үз өендә татар балаларына мәктәп оештырган. Әнинең әнисе Шәмсебану – тамырлары Апас­­­ның Урта Балтай авылыннан. Вәлиләр нәселеннән. Әбинең бабасы Зыяхаҗи – революциягә кадәр Кытайга күченгән. Зыяхаҗи бабай укы­­мышлы, матди яктан хәлле имам-хатыйб булган. Кытайның Өрөмче шәһәре янында Няньсань тавы бар. Элек ул Зыяхаҗи тавы дип аталган. Кыскасы, сәүдә­гәрләр һәм муллалар нәселе без. Мин – Кытайда дүртенче буын татар. Әтием – Әхәт, әнием Саҗидә исемле. Абыем Әсхат, сеңлем Рәгънә бар. Колҗада әле әбиебез Шәмсебану да исән-сау, Аллага шөкер!

 

– Заманында Колҗада татар мәктәбе булганын белә­без. Әмма анда уку сиңа тәтемәгән.

 

– Әйе, 1936 елда Колҗада татар мәктәбе ачыла. Татар сәүдәгәрләре үз акчаларына торгызган һәм тоткан аны. Ул мәктәпкә Казаннан хәтта китаплар һәм укытучылар ки­терт­кәннәр. Безгә татар мәктәбе эләкмәсә дә, татар китаплары, Тукай шигырьләре бе­лән үстек. Тукай теле белән тәрбияләндек. Татарлыкның өч алтын баганасы бар бездә. Болар: дин, гаилә һәм Тукай. Татар рухы безгә Тукай аша да килеп кергән.

 

Бер кичә-очрашу да “Туган тел”сез башланмый һәм тәмамланмый. Ул татарның “Бисмилласы” кебек...

 

– Казан, Татарстан турында ни белә идең?

 

– Казанны ишеткән бар иде, чөнки сирәк кенә кемдер барып кайткалый иде анда. Ә менә “Татарстан” дигән республика барын беренче тапкыр 1996 елда Колҗа Сабантуенда белдем. 8 яшь иде миңа ул вакытта. Сабантуйга Казахстаннан Салаватның кас­сетасын алып килгәннәр иде. Ә анда “Мин яратам си­не, Татарстан!” дигән җыр бар. Шул көннән иң яраткан җырым ул, ә Салават – иң моңлы артист. Мин дә кечкенәдән сәнгатькә тартылам. Җыр-моң – алар “мин”, “минеке”. Кечкенәдән аккордеон тотам. Төннәр буе гармун сузып чыга алам... Бер­сендә, безнең күрше Мүлек абзый, йомышы төшеп, Татарстанга китте. Мил­­ләте буенча казакъ, әти­нең дусты ул. Кол­җага кире кайткач, без аны авыз ачып тыңладык. Баксаң, Татар­стан­ның үз флагы бар икән. Казанда трамвайлар татарча гына сөйли. Һәм транспортта юл бәясе бик арзан, имеш. Без Татарстанны чеп-чи Татар иле дип күзаллап яшәдек.

 

– Уйгырларның татарга мө­нәсәбәте ничек?

 

– Без уйгырлар белән ит һәм сөяк кебек дип әйтимме? Безне аерсалар, яшәү кыен булыр иде. Татарның иң якын дусты – уйгыр, уйгырныкы татар була ала. Уйгыр халкында бер мәкаль бар: “Ерактагы туганнан якындагы күрше якын”. Ике милләт арасында шундый туганлык мөнәсәбәте. Уйгырлар–дингә һәм иманга тугры халык. Әхлаклы. Алар татарның Кытай җиренә мәгъ­рифәт китерүен таныйлар, шуңа күрә безне бик хөрмәт итәләр.

 

– Кытай хөкүмәте дә шундый караштамы?

 

– 1 миллиард 300 миллион кеше яши Кытайда. Шуның 98 проценты – кытай, 2 проценты – башка милләт. Кеше саны буенча, татарлар арттан 2нче урында. Ә инде зыялы, укымышлы, тырыш булу ягыннан – 1 нче урында! Кытай хөкү­мәте моны таный һәм бу мәгъ­лүматны мин билгеле бер статистикага таянып әйтәм. Уйлап карагыз, Кытайда иң аз санлы милләт саналган та­тарның 78 профессоры бар. Татар укытучылары кытай балаларына кытай грамматикасын өйрәтә хәтта. Милләттәшебез Борһан Шәһиди – кытай-уйгур сүзлеген төзегән галим, кытай телен кытайлардан яхшырак белгән. Шуңа күрә Мао Цзе-Дун аны үзенең киңәшчесе итеп билгеләгән. Колҗа урамында теләсә кемне туктатып, 56 милләтне сана дисәң, берсе-бер тәгаен генә әйтеп бирә алмас, ә менә “татар” дигән милләт барын әйтерләр.

 

– Рифкать, үзенчәлекле сезнең гаилә. Әллә артык кунакчыл инде сез?! Сездә авыз иткән тәптилә (тефтели – авторлар) искә төшеп, авыздан гел су килеп торыр әле!

 

– Балачактан шуны беләм: безнең өй – Колҗада “приемный”. Кабул итү өе кебек. Әти сөйли иде: аның әтисе Муса бабай да кунакны сәпид бе­лән каршы алып, сәпид белән вокзалга озатып куя торган булган. Хәзер моны мәзәк итеп сөйләсәк тә, ба­байның кунакчыллыгын инкарь итеп булмый. Әтием дә шундый. Алма агачыннан ерак төшми ди бит.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Рамилә ГАЗИЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 50 | 22.03.2011
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№12 (764468) / 29.03.2011 23:47:00

Чын татарны Кытайдан эзләсәң генә инде. Мондагылар үзара талашып кына яталар, татар исемен пычратып.

№11 (76459) / 25.03.2011 20:42:27

мин анда утырмыйм,мин читтә,еракта сездән.

№10 (76453) / 25.03.2011 20:34:41

Хәзер шул ук сорау сезгә Нурга?
ни өчен син монда утырасың хәерчеләр санын арттырып?

№9 (76452) / 25.03.2011 20:25:13

//җыен хәерче...// и т.д.

№8 (76448) / 25.03.2011 20:20:39

Гафу конечно! Но җыен хәерче Казанда дигәч, мин сине үзебезнең арага алган идем шул!

№7 (76446) / 25.03.2011 20:14:05

Иркә, Күке мин язган - ул минем фикер, ә менә сезнең кеше фикеренә каршы килеп, мыскыл итергә теләү дөрестән дә яхшы түгел. Үз халкыңда яхшы һәм начар якларны күрә белү начармыни? Сез дә без дә коллар... Шул коллыктан чыгу өчен горур булырга кирәк.

№6 (76020) / 23.03.2011 16:31:11

Чынлап та Нур, алайса Гафуров татар теленә ихтыяҗ юк дип ята.Томаласаң, бусаң, булмый инде ул. Тиздән, күкләр артында түгел, урыс теленә ихтыяҗ бетәчәк.
Татар башын татар ашый дип кем уйлап чыгаргандыр, үзеңне шулай мәсхәрәләүдән туктарга кирәк башта.Алайса без фәлән дә, без төгән. Без бик яхшы, башкалардан бер җиребез ким түгел. Артык булырга шанс бар хәттә.Тарих беркемнекае дә җиңүдән тормаган. Урыс җиңелүләре -алда әле. Без бары спиральнең югарырак ботагында гына.

№5 (76015) / 23.03.2011 16:15:52

Нур! Нигә син монда утырасың әле, хәерчеләр санын арттырып!

№4 (76011) / 23.03.2011 14:29:36

Күңелгә ятышлы, татарда горурлык уята торган мәкалә! Рәхмәт!

Җыен хәерче, кулыннан эш килмәгән Казанда калган, булдыра алганы качып булса да, нәселен саклап калган. Киләчәккә өмет тә, әлеге нәселләр кулында!

№3 (75943) / 22.03.2011 18:13:41

Рәпқәт сизгә соалим ,бу сөһбәт хатирисидә ейтилип өткән татармәктәпни сиз 1936дәп өтипсиз ,қайси мәктәпни көздә туттиңиз?Әгәр һазир ғулҗа 6-башланғуч дәп атилип келиватқан татармәктәпни димәкчи болсиңиз ,бу йил саниңиз хата ,бу мәктәп тәхминән 1890йиллири әтрапида қурулған.

№2 (75941) / 22.03.2011 17:54:44

Минем фикер бу язмага карата бәлки урынсызрактыр да. Нинди капиталистик икътисад, башка илләрне басып алмыйча гына 1 миллиард 300 миллионнан артык кешене туендырып, киендереп, бөтен дөньяны товар белән тутырып, космоска ракеталар очыртып, сугыш белән килгән теләсә кемнең маңгаена бирерлек Кораллы Көчләр тота алыр икән? Капитализм кризисына кем төкереп бирде? Киләчәк социалистик Кытай кулында.

№1 (75927) / 22.03.2011 14:08:04

афәрин!

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments