|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2023 Милләт
Туган телен кадерләгәннәр кадерлеПитер шәһәре. Мариинский театры. “Шүрәле” балеты. Зал тулы тамашачы. Татар тамашасына халыкның шулай күп җыелуы миндә горурлык хисе уятты… Урыным 67 яшьләр тирәсендәге ханым белән туры килде. Ханым Татарстаннан, Питерда яшәүче кызларына кунакка килгән. Ул үзе дә биредә берничә ел яшәгән, оныгын үстерешкән. Үзен Рәзилә ханым Жиһанша дип таныштырды, тамаша барганда телефоннан кызы һәм оныгы белән татар телендә сөйләште, аларны “Шүрәле”не карарга чакырды. Оныгының әбисе белән ана телендә – саф татарча аралашуы мине сокландырды. Ханым белән фикерләшеп тамаша карыйбыз. – Питерда татарча тамашаларны карарга тырышабыз. Шәп уйныйлар, татар рухын да биреп бетерсәләр тагын да шәп булыр иде, – ди Рәзилә ханым. Алдагы рәтлардә утырган өлкән яшьтәге ак яулыклы апа исә артистлар чыгышын шулкадәр бирелеп карый ки, ул халәт хәтта аның йөзенә чыга, күңеленә хуш килгән урыннарда дәртләнеп кул чаба. Аның татарча сөйләмендә шактый акцент сизелә, ничек итсә итә, ана телендә сөйләшә ул. Тәнәфестә әлеге апа белән якыннан аралаштык. …Тамашадан кайткач бу аралашудан тәэсирләнеп йөрим. Уйланырлык та… Татар бакчалары, мәктәпләр булмаган Питерда яшәүче татарларның тел, гореф-гадәт, динне ядкарь итеп саклаулары сокландыра. Татар милли-мәдәни автономиясенең системалы эшләү нәтиҗәсеннән бу, димәк. Рәзимә Кашапова
--- |
Иң күп укылган
|