|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2023 Җәмгыять
Милли музейда «Бүләк итү көннәре» үтәчәк3 һәм 4 апрельдә Татарстанның Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак. Ел саен акция музейның туган көненә багышлап үткәрелә. Теләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала. Татарстан Милли музее тупланмасы – Россиядә иң эреләрнең берсе. Музей тупланмасын тулыландыруга бүләк итүчеләр зур өлеш кертә, алар арасында танылган галимнәр, коллекционерлар, меценатлар, шулай ук борынгы предметларны, гаилә ядкәрләрен һәм тарихның башка өлешләрен саклап килгән шәһәр кешеләре дә бар. Музейга үз бүләгеңне 3 һәм 4 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 2 адресы буенча китерергә мөмкин. Борынгы, шулай ук гадәти истәлекле әйберләр, сәнгать иҗаты, архив фотолары һәм документлары, сирәк китаплар кабул ителә. «Бүләк итү көннәре» турында өстәмә мәгълүматны +7(843)292-67-09 телефоны буенча алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|