|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2023 Мәдәният
Милли музейда татар хоры чыгыш ясый23 март көнне татар хор музыкасының XXI фестиваль-конкурсында катнашучы - Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Татар хоры чыгыш ясар дип көтелә. Концерт «Татарстан Республикасы Милли музеенда музыкаль пәнҗешәмбе» мәдәни-агарту проекты кысаларында узачак. Хор күп концертлар куя, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясенең музыкаль проектларында катнаша. Гамәлгә ашырылган зур проектлар арасында Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе, Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсы, Имре Кальманның «Принцесса цирка» опереттасы, Джоаккино Россининың «Севильский цирюльник» операсы бар. Чарага керү билетлар буенча, аларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|