|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2023 Җәмгыять
Халык синоптиклары җәйнең нинди булачагын әйттеЯзның беренче аена да аяк бастык: көннәр озынайды, кояш та елмаебрак карый. Шул ук вакытта кыш та бирешми әле: кар ява, буран дулый. Быел безне нинди яз, җәй көтә? Авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булырмы? Әмир ШӘРӘФИЕВ, Балтач районы Яңгул авылы:
— Гадәти җәй көтә. Ул әкренләп көзгә кереп бара. Яз — җәйгә, җәй ахыры сентябрьгә күчә.
Рәис ШӘКҮРОВ, Арча районы Ашытбаш авылы:
— Яз соңга калыр дип уйламыйм. Сарыклар йонын коя, атлар да ябагасын февральдә үк коярга тотынды. Әмма, бер карга килгәнгә карап, яз булмый дигәндәй, чәчүгә барыбер бик иртә чыкмаслар. Май уртача булыр. Аның эссе килүе кирәкми дә. Бәрәңгене, тәҗрибәм һәм фаразларым буенча, 15-16 майларда утыртсак, уңышы яхшы булыр.
Җәй авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт киләчәк.
Фото: архивтан
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|