|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2023 Җәмгыять
Яман шешне тагын да куркынычрак авыру алыштырачагын әйткәннәрКүрәзәче Пунит Нахата Беренче каналның “Прямой эфир” программасында кешелекнең киләчәге, проблемалары һәм авырулары турында сөйләгән. Һиндстан күрәзәчесе Нахата әйтүенчә, яңа чирне чирне җиңеп, кешелекне саклап калу өчен берләшергә туры киләчәк. Аның бигрәк тә каты авырулар турында сүзләре хәйранга калдырган. Нахата әйтүенчә, хәзерге вакытта җәмгыять тырышып-тырмашып ямаш шештән дару эзли. Ләкин кешелек бу даруны күп еллар буе эзләсә дә, уңышка ирешелгәне юк әле.
Аның әйтүенчә, 2030 елга кадәр яман шештән дару табылачак. Әмма кешелек аннан да куркынычрак яңа авыру белән күзгә-күз очрашачак. Яңа чирне җиңеп, цивилизизацияне саклап калу өчен, берләшергә туры киләчәк, дигән тапшыру кунагы.
Әйтергә кирәк, Һиндстан күрәзәчесе үзенең бик төгәл фаразлары белән дан тота. Ул инде 2017 елда ук 1-2 елдан соң дөнья йөзендә барча кешенең өйдә утырачагын, кешеләрнең урамда битлек киеп йөриячәген кисәткән. Чыннан да, Нахата фаразы чынга ашты: тормышыбызның гадәти агышын үзгәрткән коронавирус пәйда булды.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|