|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2023 Фаҗига
Янгын ике кешенең гомерен өзгәнБашкортстан янгын сүндерүчеләренә бүген төнлә Уфада Минһаҗев урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. «6×8 метр зурлыктагы торак йорт ачык ялкын белән яна иде. Ут таралу куркынычы бар иде. Янгынны сүндерү, шул исәптән күрше корылмаларны саклау өчен бөтен көчләр тупланды. Берникадәр вакыттан соң ул сүндерелде», — дип хәбәр иттеләр МЧСның матбугат хезмәтендә.
Сүндерү вакытында өй түбәсе өлешчә җимерелгән, шәхси составтан беркем дә зыян күрмәгән. Шулай ук ике кешенең гәүдәсе табылган, табиблар аларның үлемен раслаган. Янгынның сәбәбе билгеләнә.
Фото: "МЧС по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|