поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.02.2023 Әдәбият

Кызы Таңсылу Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм Фонды ачкан

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу әтисенең иҗатына бәйле сөенечле яңалык җиткерде. "Минем өчен дулкынландыргыч, ләкин гаять мөһим бурыч иде бу", - ди Таңсылу.

"Әтинең иҗатын сүрелдермәү, халык арасында алга таба да яшәтү, буыннан-буынга тапшыру... Бу максатларга ирешүнең бер формасын эзләдем... Ниһаять, озак вакыт эзләнеп, аннан ниятләп йөргәч очына чыктым.
 
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗади мирасын саклап калу, популярлаштыру һәм киләсе буыннарга түкми-чәчми җиткерү максаты белән Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм Фонды үз эшчәнлеген башлап җибәрде! Аллага тапшырдык!
 
Фонд эшчәнлеге кысаларында үткәрелә торган беренче чара - Роберт Миңнуллинның балалар иҗатына багышланган "Шигърияткә сәяхәт" исемле республика балалар бәйгесе бүгеннән старт алды! Бәйге Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе белән берлектә оештырыла.
 
Бәйге балалар һәм яшүсмерләр арасында Роберт Миңнуллинның иҗатын өйрәнү, популярлаштыру, балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен барлау, үстерү, Роберт Миңнуллин иҗаты аша балаларда һәм яшүсмерләрдә татар теленә һәм сәнгатенә кызыксыну уяту һәм тәрбияләү йөзеннән оештырыла.
 
Тулырак мәгълүмат белән Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча танышып була.
 
Иҗат белән кызыксынучы, Роберт абыйларының шигырьләрен яратучы 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр әлеге бәйгедә катнашып үз көчләрен сынап карый алалар, алай гына да түгел, шул исәптән, Шагыйрь абыйларының иҗатын саклап, популярлаштыруда да үз өлешләрен кертерләр иде!
 
Фонд эшчәнлегенә бәйле фикерләр, теләкләр булса, мин һәрчак риза! Алдан ук рәхмәт!" - дип язган Таңсылу.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 21.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»