поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.02.2023 Шоу-бизнес

Нурзадә: "Законлы хатын булырга теләдем. Гомер буе ярык тагарак алдында утыра алмыйм бит"

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Безнең күңелдә нәрсә барлыгын беркем дә белми. Пандемия вакытында да, мобилизация башлангач та, артистларны җырлап йөргәннәре өчен тәнкыйтьләделәр", - ди ул.

– Әтиең нихәл? Өйләнергә уйламыймы?
 
– Беренче елда әтигә бик авыр булды. Үзенә генә читен булгач, өйләнергә тәкъдим ясаган идем. Ләкин әти каршы төште, ул әнине бик ярата. “Әниегезне беркем дә алыштыра алмый”, – диде. Әтигә 76 яшь. Күз тимәсен, ул хәтта ипи дә пешерә.
 
– Хәтерлим, әниең вафатыннан соң Казанда концерт куйдың...
 
– Ун көн дә үтмәде, Казанда концертым булды. Әни ул концертны бик көтте, үзе дә барырга җыенган иде. Мин әле дә ул концертның видеосын карый алмыйм. Концертларымның сценариен әни яза, ә сәхнәгә әнинең укучысы, режиссер Азат Зарипов куя иде. Бу концертны да бергә эшләдек, ул “Туйга чакыра Нурзадә” дип аталган иде. Концертны күчерергә уйлаган идем, әти: “Әниең риза булмас иде, куй”, – диде. Азат та: “Әниең хакына куясың, син – көчле”, – диде.
 
– Ул гади генә концерт түгел, театральләштерелгән тамаша иде. Аны башкарып чыгарга каян көч таптың? 
 
– Концертта минем җырларны башкаручы артистлар да бар иде. Ахырдан гына белдем, миңа бер-бер хәл була калса дип, Азат барысына да киенеп, сәхнәгә чыгарга әзерләнеп торырга кушкан. Беренче рәттә утырган туганнарга еламаска куштым. Залга төшкәч, күз яшьләренә буылып утыручы сыйныфташым Ританы күрдем. “Елама, миңа эшләргә кирәк”, – дидем аны кочаклап. Концерт ахырында әтигә рәхмәт әйткән мизгелдә елап җибәрдем. Булдыра алганча, үземне кулда тотарга тырыштым, чөнки тамашачының бер гаебе дә юк, ул хөрмәт итеп концерт карарга килгән. Кеше артистның бер борчуы да юк дип уйлый. Безнең күңелдә нәрсә барлыгын беркем дә белми. Пандемия вакытында да, мобилизация башлангач та, артистларны җырлап йөргәннәре өчен тәнкыйтьләделәр. Ә бит нинди генә авыр чакларда да безнең бурыч – тамашачыны кайгы-хәсрәттән, дөнья мәшәкатеннән арындырып тору. Күңел елый, үзем җырлыйм.
 
– Холкың буенча нинди кеше син?
 
– Мин Игезәкләр йолдызлыгы астында туган. Кайчагында мин – бик усал, ә кайвакыт – нечкә күңелле. Озаклап үпкә саклый белмим, тиз онытам. Үзем беренче барып эндәшәм, гафу да үтенә алам.
 
– Син танылган театр артистлары Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар гаиләсе белән дус. Алия көнләшмиме?
 
– Юк, әлбәттә! Без Фәнис белән эшлибез, ә Алия белән аралашабыз. Алар – иң якын дусларым. Бергә чит илгә барганыбыз бар. Мине бер дә калдырмыйлар. Быел Яңа елда эшләгәннән соң да аларга бардым. Мин барганда, Алия йоклый иде инде. Аннары торып чыкты (көлә). Соңгы елларда Яңа елда һәрвакыт аларга барам. Ничә ел инде 31 декабрь көнне эшлим. Өйдә берүзем генә нишләп ятыйм? Һәркемнең үз гаиләсе, миңа андый җирдә утыруы авыррак.
 
– Сине кияүдә булган диләр?
 
– Бу хәлләргә 15 ел узды инде. Сигез елга якын бер ир белән яшәдем, әмма юлларыбыз аерылды. Беренчедән, яшь аермасы зур иде. Икенчедән, законлы хатын булырга теләдем. Гомер буе ярык тагарак алдында утыра алмыйм бит инде. Гражданлык никахы ул вакытта модада иде. Әмма аның уңайсыз ягы бар: аерылышкан вакытта күп очракта хатын-кыз бернәрсәсез кала. Ләкин мин аңа рәхмәтле, чөнки ул иҗат кешесе буларак, музыкаль яктан мине үстерде. Ул булмаса, җырлар яза башламас идем, мөгаен. Эшләргә көч биреп, илһамландырып торды. Аерылышу карарын бергә кабул иттек. 

– Аннан соң кияүгә чыгу мөмкинлеге булгандыр бит?
 
– Булды, артымнан йөрүчеләр дә күп иде. Әмма ир кешегә бала кирәк, ә мин операция кичергәннән соң, бала табу бәхетеннән мәхрүм калдым. Миндә шеш таптылар, бәхеткә яман шеш түгел. Башта бала табырга өмет бар иде, әмма бу дәваланмый торган авыру, кызганыч. Миңа күпләр: “Өйдә торганың юк”, – ди. Әгәр гаиләм булса, өйдә торыр идем. Үзем генә булгач, тормышны алып барырга, акча эшләргә кирәк. Фатирым да ипотекада. Моңа кадәр бер дә кредит алганым юк иде. Машинаны да, җиһазларны да акча җыеп ала идем. Шуңа күрә ипотека алгач, стресс кичердем. Шул вакытта Айдар Тимербаев миңа: “Юләр булма, иртәгә ни буласын белмисең, ашыйсы килгән әйбереңне аша, киясе килгән әйбереңне ки”, – диде. Аның бу сүзләре бик ярдәм иткән иде миңа.
 
– Нурзадә, тәрбиягә бала алу турында уйлаганың булдымы?
 
– Бу – иң яратмаган темам. Беркайчан да кеше баласын алу теләге булмады. Юньле кеше баласын ташлап калдырмый. Моңа берничә ачык мисалны беләм. Нормаль хатын-кыз үзенең ашарына булмаса да, баласын ташламый. Мәчене дә ташламыйлар. Мәче дигәннән, Мәркәз исемле мәчемне күпләр хәтерлидер. Ул 13 ел яшәде. Берәр кая китсәм, аны авылда калдыра идем. Әни чирләгәндә, ул аның яныннан китмәде. Әни вафат булгач, Мәркәз нәкъ ярты ел буе әнинең бүлмәсенә кермәде.
 
– Син яшь кызлар кебек. Гел бизәнеп йөрисеңме?
 
– Тырышам. Бервакыт бизәнмичә генә аякка галуш, өскә халат киеп чүп ташларга урамга чыккан идем. Шунда бер әби күреп шаклар катты. “Мин бит сине беләм, сине телевизорда күрсәтәләр”, – дигәч җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Шундый уңайсызландым. Без – артистлар кеше алдында матур йөрергә тиеш. Кеше барыбер таный. Әни дә иннек сөртмичә, хушбуй сипмичә, өйдә йөргән киеме белән кибеткә йөрми иде.
 
– Машина йөртергә яратуыңны беләм. Ничә еллык тәҗрибәң бар?
 
– 13 ел. Машина йөртү таныклыгына дуслар киңәше белән уйламаганда гына укыдым. Һәм бер елдан соң гына машина алырга мөмкинлек килеп чыкты. Ул машинаны танышлардан сатып алдым. Кыш көне булгач, рульгә утырмыйча тордым, яз көне генә йөри башладым. Йөртә алмыйча елап беткән идем. Инструктор яллап, барысын да яңадан өйрәндем. Догаларымны укып чыгып китә идем. Хәзер өченче машинамда йөрим. Барысы да – механика.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»