|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2023 Хәвеф-хәтәр
Бер өйдә сабый мәете табылганБашкортстанның Әбҗәлил районында бер өйдә сабый мәете табылган. «Мой Башкортостан»ның үз чыганагына таянып белдерүенчә, ике балалы хатын кыз туганына кунакка барган. Апалы-сеңелле йокы алдыннан бераз йотканнар да , йокларга ятканнар. Иртәнге якка ана кеше сигез айлык кызының идәндә ятуын күргән. Сабыйның йөрәге тибүдән туктаган булган инде.
«Бала әнисе белән йоклап киткән, мөгаен, ул кроватьтә тышкы яктан яткан булган.сабый идәнгә егылгандыр, бәлки аның хәле начарайгандыр. Судмедэкспертиза нәтиҗәләре генә сабыйны үлем сәбәпләрен әйтә алачак», — дип белдергән “Башинформ”га ашыгыч хезмәт чыганагы.
Тикшерүчеләр бу эш буенча эшли.
Автор:Тухватуллина Алсу
--- |
Иң күп укылган
|