поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.02.2023 Хәвеф-хәтәр

Ләйлә Дәүләтова Төркиядә: “Балконга чыксам, дөнья селкенә…”

Әлеге вакытта танылган шагыйрә Ләйлә Дәүләтова кызы белән Төркиядә ял итә. Мондагы көчле җир тетрәвен ул да тойган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән.

– Иртәнге 4ләр тирәсендә өске каттан ишетелгән тавышка уяндым, – дип язган ул. – Җиһазлар күчкән тавышлар ишетелеп тора иде. Ничәдер секундта әллә нинди вариантлар уйлап алдым. Шулкадәр затлы отельда бу вакытта ник тавышланалар икән, дип аптырадым.
 
Бераздан Гөлмәрьям яткан диван да аз гына алга күчкәндәй булды. Люстралар җилпенеп алды. Шаккаттым. Бу вакытта җеннәр генә йөридер дип, куркудан догалар укып алдым. Бисмиллаһ әйтеп, балконга чыксам, дөнья селкенә. 4-5 минуттан җир тынычланган кебек тоелды. Иң йокы килгән чак, беркемне дә уятмыйча, тагын йокларга булдым.
 
Иртән инстаграмга кергәч кенә чыннан да бүген төнлә бик көчле җир тетрәү булганын белдем. Без тукталган отель Белек шәһәрдә, Төркиянең нәкъ җир тетрәгән ягына урнашкан. Әлеге мизгелдә дә дөнья әле тыныч түгел. Җир селкенүе сизелеп тора.
 
Мондый көчле тетрәүләр 100 елга бер генә була, диделәр. Зыян күрүчеләр, үлүчеләр, гарипләнүчеләр бик күп. Йортлар җимерелә, кешеләр җимерекләр астында кала. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Ул теләмәсә, яфрак та селкенми, диңгез дә шауламый. Аның ачуын китермичә, булганына шөкер итеп, тыныч, дус-тату яшәргә язсын иде барчабызга да.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»