поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
27.01.2023 Милләт

Ленинград камалышыннан исән калган Сания Кильдеева: «Камалыш вакытында башка төшкән авырлык - ачлык иде”

27 гыйнвар - Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат иткән көн. Шул уңайдан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Ленинград камалышыннан исән калган милләттәшләребез – Сания Кильдеева һәм Хәлифә Кугушева белән очрашу узды. Даими вәкил Ренат Вәлиуллин аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

«27 гыйнвар - Санкт-Петербург өчен изге дата, бу - Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат иткән көн. Камалыш 872 көн дәвам итә, ул ил язмышында һәм һәрберебез өчен мөһим вакыйга. Ленинград өчен көрәш - Икенче Бөтендөнья сугышының мөһим бәрелешләренең берсе, шәһәрне фашисттан азат итү - Бөек Ватан сугышы елларында иң дәвамлы көрәш. Ул шәһәр сакчыларының батырлык һәм фидакярлек символына әйләнде», - дигән «Татар-информ»га даими вәкил Ренат Вәлиуллин.

Кунаклар очрашуда истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашкан. «Аларга чын күңелдән тынычлык, иминлек сәламәтлек һәм озын гомер теләдем», - диде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле. 

1935 елда туган Сания Кильдеева Ленинград камалышында Василий утравының 8нче линиясендә яшәве турында сөйләгән. «Камалыш вакытында башка төшкән авырлык - ачлык иде. Ул көчне алды, хәрәкәтләнү авыр бирелде. Хәтерлим, абый әнидән ашарга сорый иде. 1942 елда гаиләбезне – әнине, абыйны һәм сеңлемне Мордовиянең Агеево авылына эвакуацияләделәр», - дип искә алды ул.

«Авылда балалар, өлкәннәр кырда эшләде, кием-салым текте, яңа һөнәр үзләштерделәр. Әмма барлык эвакуацияләнгән балалар да бу сынауларга түзә алмады. Сугыштан соң кире Ленинградка кайттык. Күп еллар фабрикада, соңрак сәүдә өлкәсендә эшләдем. Ике ул үстердем. Хәзер лаеклы ялда, концертларда актив катнашам, «Шатлык» татар ансамблендә җырлыйм», - диде Сания Кильдеева.

Хәлифә Кугушева 1937 елда туган. Бөек Ватан сугышы башланганда ул әтисе белән Антоненко урамында яшәгән. Ул вакытта аңа 4 яшь булган. «Ленинградта һава тревогасы игълан ителгәч, текә баскычтан бомбадан саклану урынына төштем. 1942 елда Мордовиягә эвакуацияләделәр. Шактый кыенлыклар кичерергә туры килде. Юл авыр һәм куркыныч иде. Кадышево авылына өч атна бардык», - диде ул.

«Авылда бөтен бала эшләде, утын җитмәде, суык иде. Җирле халык азык-төлек белән ярдәм итте. 1946 елның башында гаиләбез белән Ленинградка кайттык. Күп еллар предприятиедә икътисадчы, соңрак хисапчы булып эшләдем. Җәмигъ мәчетендә оештырылган гарәп теле курсларын тәмамладым. Иҗтимагый эш белән актив шөгыльләнәм», - ди Хәлифә Кугушева. 

Ренат Вәлиуллин фикеренчә, Ленинград камалышына эләккән кешеләрнең башкаларга охшамаган балачагы булган. «Алар башкача фикерли: яхшылык һәм яманлык турында үзгә бер күзаллаулары бар. Ул сабыйлар бертуктаусыз атыш һәм бомба шартлату вакыйгаларын кичергән. Ипигә чират торганнар. Егетләр, салкын булуга карамастан, Невадан чиләкләр белән су ташыганнар», - дип аңлатты.

«Сугышчылар һәм Ленинград халкы зур югалтулар, каһарманлык һәм үз-үзләрен корбан итү бәясе белән шәһәрне саклап калды. Йөзләгән мең көрәшче хөкүмәт бүләгенә лаек булды, 486 кеше Советлар Союзы Герое исемен алды. Безнең вәкиллек инициативасы һәм татар меценатлары ярдәме белән чыгарылган «Книги памяти. Мы шли на помощь тебе, блокадный Ленинград» китабында 18 467 татарстанлы, Ленинградны яклап, һәлак булган, шуларның 5 меңгә якыны Пискарев зиратында җирләнгәне турында әйтелә. 161 татар кешесе Советлар Союзы Герое исемен алган», - диде Ренат Вәлиуллин.


---
Piter.tatar
№ --- | 27.01.2023
Piter.tatar печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»