поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.01.2023 Сәясәт

Бер көндә – ике җитәкче. Тимур Сөләйманов һәм Эдуард Вафин яңа вазыйфага билгеләнде

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов үз вазыйфасыннан китте. Ул Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. Шулай ук, элеккеге министр Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе вазыйфасын да башкарачак.

Тимур Сөләйманов 2021 елның сентябреннән министр булып эшләде. Аңа кадәр министрның беренче урынбасары вазыйфасын башкарды. Хәер, Тимур Сөләйманов яшьләр арасында яңа кеше түгел. Ул «ТР Студентлар лигасы» президенты, «Сәләт» директоры буларак та таныш.
 
Тимур Сөләймановның яңа вазыйфага билгеләнүе турындагы имеш-мимешләр узган ел ахырында ук таралды. Аны яңа кәнәфигә Татарстан Хөкүмәт йортында тәкъдим иттеләр. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгын алга таба кем җитәкләячәге әлегә билгеле түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу вазыйфаны Тимур Сөләймановның беренче урынбасары Ренат Садыйковка тапшырачаклар. Монысын вакыт күрсәтер.
 
Билгеле булганча, «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә узган ел оешты. Владимир Путин хәрәкәтнең күзәтү советын җитәкләде. Илбашы бурычны да зурдан куйды. Яңа хәрәкәт бөтен ил яшьләрен берләштерергә тиеш. Татарстанда егет-кызларны бер йодрыкка туплау белән Тимур Сөләйманов шөгыльләнәчәк. Яңа вазыйфадагы эшләре турында яңа билгеләнгән җитәкченең үзеннән сорадык:
 
– Хәрәкәт – ул кечкенәдән үк кеше тормышындагы кыйммәтләр системасын барлыкка китерүче әйләнә-тирә мохит, – диде Тимур Сөйләманов. –  Шәхес буларак үсеш нәкъ менә шуңа бәйле дә инде. Шунысы да мөһим: хәрәкәт эшендә балалар һәм яшьләр турыдан-туры үзләре катнашачак. Алар тәкъдиме белән мәктәпләрдә, көллиятләрдә, яшьләр үзәкләрендә Хәрәкәт клублары барлыкка киләчәк. Республиканың һәр районында иҗтимагый штаб оештырачакбыз. Биредә урындагы клубларның эшен тәэмин итү өчен җаваплы кураторлар утырачак. Татарстанның һәр районында, халык санына карап, конкурс нигезендә Хәрәкәт кураторлары командасы барлыкка киләчәк.
 
Тимур Сөләйманов фикеренчә, «Беренчеләр хәрәкәте» берләштереп кенә калмыйча, үзаңны үстерүгә дә хезмәт итәргә тиеш.
 
– Хәрәкәтнең төп максаты мәктәптә, көллияттә, үсмерләр клубында, яшьләр үзәгендә, мәдәният йортында, спорт мәктәбендә, «Ютуб»та, «ВКонтакте»да, урамда, кыскасы, балалар булган теләсә кайсы җирдә аларның шәхси үсешенә ярдәм итүче уңайлы мохит булдырудан гыйбарәт, – диде Татарстан Президенты ярдәмчесе.
 
Куян елында яңа вазыйфага билгеләнгән тагын бер җитәкчесе – Эдуард Вафин. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе яңа оешкан Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде.
 
Инде хәбәр иткәнебезчә, әлеге федераль структура 1 гыйнвардан Россия Пенсия фондын һәм Россия Социаль иминиятләштерү фондын берләштерде. Эдуард Вафинның узган елның декабрендә «Ватаным Татарстан»да басылган әңгәмәсендә хәбәр ителгәнчә, моннан ары халыкка барлык төр социаль ярдәм бер урында – Социаль фондта күрсәтеләчәк. «Россия Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләшүдән гади халыкка берни дә үзгәрми диярлек. Киресенчә, моның уңайлы яклары күбрәк булачак. Киләчәктә, бер түләү килде, ә икенчесе юк, дип борчыласы да булмаячак», – дип сөйләде идарәче.
 
Эдуард Вафин Пенсия фондында һөнәри эшчәнлеген 2000 елда икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасында башлаган. 2016 елның мартында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе итеп билгеләнде.
Фото: Татар-информ

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.01.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»