|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2023 Җәмгыять
Гыйнвар нинди булыр? (СЫНАМЫШЛАР)Гыйнвар - кышның икенче ае. Нәкъ менә әлеге айдан яңа ел башлана. Халыкта: «Гыйнвар - ел башы, кыш уртасы», - диләр. Ул елның иң салкын һәм иң җилле ае булып санала. Гыйнвар аена халык сынамышлары алга таба һава торышының нинди булачагын күзалларга, уңышны фаразларга һәм яз белән җәйне ничек көтәргә кирәклеген искәртер. - Гыйнварда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый. - Гыйнварда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә. - Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була. - Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин. - Гыйнварда кар күп яуса, икмәкле ел була. - Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы - март салкын. - Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була. - Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була. - Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була. - Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр. - Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр. - Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса - кавын уңар, кар яуса - алма. - Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.
--- |
Иң күп укылган
|