|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.01.2023 Җәмгыять
2022 елда арабыздан киткән шәхесләребез"Ватаным Татарстан" газетасы 2022 елда арабыздан киткән шәхесләребезне барлаган. Үзегез күрәсез, исемлек бик зур. Бәлки әле бу исемлеккә керми калучылар да бардыр: Театр әһелләре:
Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева;
Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев;
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының элеккеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов;
Әлмәт театрының элеккеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тамара Халитова;
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Феликс Пантюшин;
Түбән Кама татар дәүләт театрында эшләгән Татарстанның атказанган артисты Наил Сәйфетдинов;
драматург, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Эсфир Яһудин;
Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры ветераны Земфира Досаева.
Әдәбият һәм матбугат вәкилләре:
язучы, журналист, нәшир, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Заһид Мәхмүди;
татар язучысы һәм журналист Ягъсуф Шәфыйков;
журналистика ветераны, тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамов;
«Татарстан» радиосы дикторы Мәрьям Арсланова;
матбугат ветераны Әсгать Сәлахов;
журналист Анна Тарлецкая;
журналист Гафиулла Газиз;
язучы Илдар Хәйруллин;
шагыйрь Рифкать Имаев;
шагыйрә Резедә Вәлиева;
шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Шиһапов.
Дәүләт эшлеклеләре:
Татарстанның эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, генерал Андрей Вазанов;
Татарстанның атказанган икътисадчысы, Татарстан Президентының социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча элеккеге киңәшчесе Филзә Хәмидуллин;
Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Евгений Дәүләтшин;
«Лукойл»ның вице-президенты Равил Маганов;
Татарстанның элеккеге вице-премьеры Мансур Хаснуллин;
Татарстан Дәүләт Советы Аппараты Хокукый идарәсенең гражданлык законнары бүлеге мөдире Исрафил Фәттахов;
Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фатыйх Сибагатуллин.
Җыр сәнгате вәкилләре:
җырчы-шагыйрь Илсур Хөснетдинов;
Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов;
җырлар авторы Фердинант Гайсин;
җырлар авторы Ринат Мөслимов;
җырчы Эльмира Сөләйманова;
баянчы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин.
Галимнәр:
фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова;
әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов;
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Гуманитар фәннәр академиясе академигы, икътисад фәннәре докторы, профессор Рифат Исләев;
профессор Гали Даутов;
педагогика фәннәре кандидаты, күп санлы дәреслекләр авторы Закирә Хәбибуллина.
Рәссамнар:
Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Зөфәр Гыймаев;
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Сания Бәхтиярова
Россиянең атказанган рәссамы Рәшит Госманов.
--- |
Иң күп укылган
|