поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
31.12.2022 Мәдәният

Кариев театры 2022 елга нәтиҗә ясады

Яңа ел алдыннан бөтен кеше узып барган елга нәтиҗә ясый, уңышларын барлый, киләсе елга планнар кора. Гадәттә, театрлар елга түгел, сезонга йомгак ясый. Ә нишләп әле ел ахырында да нәтиҗә чыгармаска ди? Кариев театрында 35 нче театраль сезон әле сентябрьдә башланып кына китте һәм ул дәвам итә. Әлегә, матур традициягә кушылып, 2022 нче елга нәтиҗә ясыйбыз.

2022 нче елда без:

8 премьера чыгардык:
- театрыбызның аксакалы Нуриәхмәт Сафинның юбилее уңаеннан – «Арыну»
- «Алтынч[ае]ч»
- Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее уңаеннан – «Матур City»
- «Тимур һәм комета»
- Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан – «Йосыф»
- «Ромео һәм Джульетта»
- «Рөстәм маҗаралары»
- һәм иң нәни тамашачыларга бәйрәмгә күчтәнәч – «Галәм кунаклары һәм Яңа ел» спектакле.

9 проект тәкъдим иттек: «100 Тукай», «Яралу» перформанслары, «Фәтхулла хәзрәт - 2022» променады, «Хәтер елгасы» концерты, «ASYL» II Бөтенроссия драматургия лабораториясе, «TAMGA» IV режиссерлар лабораториясе, «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясе, «Иделкәем-Кариев варислары» ХIII төбәкара балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары һәм студияләре фестиваль-конкурсы.

4 фестивальдә катнаштык: «Халыкара балалар фестивале кайтавазы» («Эхо БДФ») кысаларында «Мио, минем Мио!» спектакле белән Архангельск һәм Тверь шәһәрләренә бардык. Быелгы Халыкара балалар фестивалендә Мәскәүдә үзебезнең «Камыр батыр» спектаклен тәкъдим иттек. Санкт-Петербургта узган «Волшебный фонарик» фестивалендә «Бәхетле көнем» спектакле белән катнаштык. Әле быел 5 нче фестивальнең сөенчесен дә алдык: 2023 нче елның апрелендә «Камыр батыр» белән Санкт-Петербургка «Арлекин» фестиваленә барачакбыз!

Татарстанның 9 районында – Балык Бистәсе, Питрәч, Биектау, Апас, Балтач, Арча, Теләче, Саба, Кукмарада гастрольләрдә булдык. Татарстан белән генә чикләнмичә, «Зур гастрольләр» кысаларында – Кырым, Татарстан делегациясенең Азәрбайҗанга рәсми сәфәре кысаларында Баку тамашачысын спектакльләребез белән сөендереп кайттык.

«Камыр батыр» спектакле балалар өчен иң яхшы спектакль буларак «Тантана-2022» театраль премиясен алды!

Быел театрыбыз атказанган артистларга баеды! Альбина Гайзуллина, Алсу Фәйзуллина, Алсу Шакирова һәм Гөлназ Галимуллина мактаулы исемгә лаек булдылар!


---
Кариев театры
№ --- | 31.12.2022
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»