поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.12.2022 Мәдәният

Равил Шәрәфиев: "Хатын-кыз булсам, бозылып беткән булыр идем"

Тиздән “Татармульфильм” тарафыннан җитештерелгән “Әлдермештән Әлмәндәр” анимацион фильмы дөнья күрәчәк. Тулы метражлы әлеге анимацион фильм 68 минут барачак.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның легендар “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре буенча Камал театрында куелган спектакльдә Әҗәл ролен Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев уйнады. Анимацион фильмда да бу рольне ул тавышландырган. Ә менә Әлмәндәр ролен Камал театры артисты Эмиль Талипов тавышландырган. Спектакльдә исә бу рольне мәрхүм Шәүкәт абый Биктимеров гаҗәеп итеп башкарган иде.
 
“Анимацион фильмда Әҗәлне тавышландырырга тәкъдим иткәч, бер елгага икенче тапкыр керү булмый микән, дип уйладым. Минем йомшак ягым бар – баш тарта белмим. Хатын-кыз булсам, бозылып беткән булыр идем (көлә). Шаярам, әлбәттә. Спектакльне мульфильмга күчерергә теләмиләдер дип уйладым. Иҗат кешеләре бит. Һәм ялгышмаганмын. Ул безнең спектакль түгел. Кабатлау юк. Бу фильмда кайбер фикерләр безнең спектакльгә караганда көчлерәк тә тоелды миңа. Мәсәлән, мин Әҗәлне уйнадым. Дөресен генә әйткәндә, мин Әлмәндәрне уйнарга теләгән идем. Әҗәл нәрсә ул? Кансыз бит ул. Аның нәрсәсен уйныйсың? Әлмәндәрнең тормыш яратуын күреп, Әҗәл дә аңа иярә, кешегә әйләнә, “кан” керә башлый. Ә фильмда ул “кан” күбрәк тә сыман. Шул ягы ошады”, - диде ул.
 
Равил абый фильмны тавышландырганда, үз фикерен әйтүен һәм хәтта кайбер урында сценарийны үзгәртүен дә әйтте. Ә спектакльдә мондый гамәл мөмкин түгел икән. “Дөньяда үлем генә түгел, яшәү бар, кешенең рухы бар. Фильмда рухның көчлелеге күренә”, - диде ул.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»