|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Таныш түгел хатынны яклап, колаксыз калганМәскәүдә бер хатын–кыз аркасында ике ир якалашып киткән. Baza Телеграм- каналы хәбәр итүенчә, 17 декабрь төнендә рестораннан саф һава суларга чыккан ир бер хатынга икенче ирнең бәйләнеп торуын күргән. Мәскәүле ир белән хатынның арасына кергән, ирләр сугышып киткән. Нәтиҗәдә хатын белән гаугалашкан ир яклаучының колагын нык итеп тешләгән һәм качкан. Дәваханәдә җәрәхәтләнгән иргә колагының тешләнгән өлеше беркайчан да ялганмаячак, дигәннәр. Әйткәндәй, качып китәр алдыннан ир хатыннан гафу үтенгән һәм “язмышымны җимермәс өчен” полициягә мөрәҗәгать итмә инде, дигән...
Менә шулай. Гүзәл затларны яклау ир-атның изге бурычы да бит, әмма бу омтылышларның ахыры кайчакта бик күңелсез тәмамлана...
Чыганак: lenta.ru
Фото: Фрипик.ру
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|