поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.12.2022 Шоу-бизнес

Марат Мухинның хатыны Гөлия: “Отпетые мошенники” төркеме чакырылган 1 600 000 сумлык туган көн чыгымнарын үзем түләдем

Танылган аранжировщик, композитор Марат Мухинның хатыны Гөлия Вәлиәхмәтовага 35 яшь тулды. Гөлия күпләргә блогер буларак таныш. Матур юбилеен ул иң затлы рестораннарның берсендә үткәрде. Туган көн мәҗлесе бик купшы, матур узды. Хәтта Мәскәүдән “Отпетые мошенники” төркеме дә килгән иде.

Социаль челтәрдә Гөлиягә мәҗлескә бәйле төрле сораулар биргәннәр, ул кайберләренә ачыктан-ачык җавап бирде.
 
- Марат сезгә нәрсә бүләк итте?
 
- Беләзек. Мин бу беләзекне ике ел көттем. Элек бүләк сорый белми идем. Бу – психолог белән эшләү нәтиҗәсе. Теләкләр кабул булсын өчен аларны кычкырып әйтергә кирәк. Өйләнешкән елны Марат туган көнемә бүләк бирмәде. Чәчәктән кала. Чәчәкне мин бүләккә санамыйм. Аның каравы, хәзер әнә нинди бүләкләр бирә!
 
- Бәйрәм чыгымнарын Марат түләдеме?
 
- Үзем түләдем. Әмма мин мактанырга һәм мактанчыкларны яратмыйм. Сез “әйе, мин – хуҗабикә, акча эшләмим, барысын да ирем сатып ала” дигәнне ишетергә телисездер. Әмма бу алай түгел. Мин алдарга яратмыйм, ничек бар, шулай әйтәм. Әгәр бай ир белән үземә яхшы акча эшләү арасында сайларга туры килсә, икенчесен сайлар идем. Чөнки бай ир бүген сезнең белән, ә иртәгә ничек буласы билгеле түгел. Россиядә аерылышу очраклары – 60-70%. Һәм бу, гадәттә, иң көтелмәгән мизгелдә була.   
 
- Маратның әтисе туган көнгә килдеме?
 
- Юк. Килә алмаган бердәнбер кунак ул иде. Мәҗлес буласы көнне иртән ул кан басымына зарланган.

- Паспорт буенча сез Мухинамы?
 
- Юк. Кияүгә чыксам, иремнең фамилиясен алмыйм дип гел әйтә идем. Ләкин әнием белән энемнең хатыны Алинә иремнең фамилиясен алырга үгетләгәч, фамилияне үзгәрттем. Паспортны алыштыргач, башка документларны да алыштырырга куштылар. Марат “алай бик катлаулы булгач, алыштырма” диде дә, кыз фамилиямне кире кайтардым. Беләсезме, күңелгә рәхәт булып китте. Ни дисәң дә, башкаларны тыңламаска, үзеңчә эшләргә кирәк икән.
 
- Ни өчен “Hi-Fi” төркемен чакырмадыгыз?
 
- Акчам булса, “Руки вверх” төркемен чакырыр идем. Әмма аның бәясе – 5 600 000. Ләкин кайчан да булса, мин аны чакырачакмын. Ул гына җырлаудан туктамасын. Миңа Шура да ошый, тик аның да бәясе арзан түгел. Ләкин аның бии торган җырлары күп түгел. Ә “Отпетые мошенники”ларның бәясе чыдарлык, җырлары да шәп!

- Мәҗлес ничә сумга төште? Кунаклар күп булдымы?
 
- 51-56 кунак булды. Мәҗлес 1 600 000 сумга төште. 
 
- Бәйрәмнән кергән акча чыгымнарны каплый алдымы?
 
- Әлбәттә, юк. Андый максат булмады да. Бу бизнес проект түгел бит. Бу – туганнар, дуслар белән җыелышып, вакытны бергәләп күңелле итеп үткәрү киче иде. Ләкин ирем, энем һәм кунакларның бүләкләрен исәпкә алсак, чыгымнар каплангандыр дип уйлыйм. 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 09.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»